(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь, Ксения Швецова).
Казанда «Зооцентр» территориясендә этләр өчен «балалар бакчасы» – көчекләр өчен
җылы һәм уңайлы корпус барлыкка килде. Шуның аркасында 4 айдан алып 1 яшькә
кадәрге эт балалары куркынычсыз шартларда өлкән этләрдән аерым яшәячәк. Моннан
тыш, яңа карантин блогы ачылды, анда 10 көн дәвамында тотып китерелгән сукбай
этләр яшәячәк һәм хайваннарны йөртү өчен мәйданчык барлыкка килде. Приютны
масштаблы реконструкцияләү хайваннарны тоту шартларын федераль законнарга туры
китерергә мөмкинлек бирде. Бу хакта шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат
чаралары вәкилләренә һәм Казан Мэры Илсур Метшинга приюттагы матбугат туры
вакытында сөйләделәр.
«Безгә федераль законга төзәтмәләр кертергә кирәк,
киләчәктә без аңа таянып эшли алыр идек»
Сукбай хайваннар проблемасы – эре мегаполисларга гына кагылмый, ә теләсә
кайсы шәһәр җирлеге өчен бәла, дип билгеләде Илсур Метшин. «Кызганычка каршы,
федераль законнар безнең алда торган барлык мәсьәләләрне дә хәл итми. Аерым
алганда, закон кешеләрнең хайваннар алдында җаваплылыгын берничек тә билгеләми,
– дип өстәде шәһәр башлыгы. – Без сукбай хайваннар проблемасын зоояклаучылар
белән хәл итәбез. Этләр өчен җылы «балалар бакчасы» һәм карантин блогы – бу
безнең беренче адымнарыбыз. Киләчәктә Дәүләт Думасына караучысыз хайваннар белән
эшне җайга салучы законнар өлеше буенча тәкъдимнәр кертергә планлаштырабыз».
Көчекләр өчен каралган корпусның мәйданы 160 кв. м тәшкил итә, ул 12
секциядән тора. Анда 200 эт баласы яши ала, хәзерге вакытта анда якынча 30-га
якын көчек бар. «Көчекләр яңа корпуска бүген генә күченгән, аларның әлегә
стресс. Әмма алар акрынлап ияләшәләр», – дип сөйләде Мэрга «Зооцентр» директоры
Рөстәм Нуруллин.
Этләр өчен «балалар бакчасы»н караганнан соң, Мэр 235 кв.м мәйданлы яңа
карантин блогында булды. Анда әтләр тотып китерелгәннән соң 10 көн дәвамында
яшәячәк. Әлеге блок аша ай саен 600 эт уза алачак, шуның аркасында приютның
гомуми үткәрү сәләте аена 1450 хайванга кадәр арткан. Бинада җылы идәннәр,
вольерлар ике кат итеп урнашкан.
Моннан тыш, приют территориясендә 10 эткә исәпләнгән 20 кв.м мәйданлы
урамда йөрү мәйданчыгы барлыкка килде.
«Шәһәрлеләрдән минем кабул итү бүлмәсенә төрле фикерләр килә. Әгәр кемне
дә булса тешләсәләр: «Корал алыгыз да, атыгыз», – дип язалар. Әмма бу законны
гына түгел, ә безне хайваннардан аеручы әхлакый кыйммәтләрне дә турыдан-туры
бозу, – дип саный И.Метшин. – Без гуманлы мөнәсәбәт өчен һәм Казанның сукбай
хайваннарсыз шәһәр булуын телибез».
Проблеманы хәл итү өчен, беренче чиратта, кешеләрнең җаваплы мөнәсәбәте
кирәк, дип ассызыклады Мэр. «Бу зур эшне шәһәр халкы, ата-аналар, мәктәпләрдә
балалар белән бергә генә башкарып чыгарга мөмкин. Без хайваннарның бала уйнап
туйгач чыгарып ата торган бүләк булмавын сабыр гына аңлатырга тиеш, – ди шәһәр
башлыгы. – Хәзер без үзебез генә эшлибез, Казан үзләштерә алырлык алдынгы
тәҗрибәләр юк. Яки бу бик кыйммәтле һәм әлегә бюджет җитәрлек булмаган тәҗрибә.
Шуңа күрә без ТР Дәүләт советындагы хезмәттәшләребез һәм РФ Дәүләт Думасының
яңа составы белән Федераль законга тулы төзәтмәләр кертергә тиеш».
Бер елдан соң «Зооцентр»да тагын бер җылы корпус һәм
зур манеж мәйданчыгы барлыкка киләчәк
«Хайваннар белән җаваплы эш итү турында»гы яңа Федераль закон
таләпләренә җавап бирүче корпуслар төзелешен «Зооцентр» 2020 елдан бирле алып
бара. Узган кыш биредә җылытыла торган корпус төзелде, анда ел әйләнәсе һава
температурасы +7-9 градус дәрәҗәсендә саклана, ә һәр эткә 1,2 кв. м мәйданлы оя
каралган. Операция блогы ремонтланган, анда этләрне стерильләштерәләр.
Инфраструктураны модернизацияләүгә «Зооцентр»ның кертелгән шәхси
инвестицияләренең гомуми күләме 9 млн сум тәшкил итте.
Моның белән масштаблы реконструкция тукталмаячак. «Яз көне без икенче
йөрү өчен зона төзергә планлаштырабыз – беренче манеж мәйданчыгыннан ике тапкыр
зурракны. Шулай ук 70-80 кв. м. лы кечкенә шале урнаштырырга телибез. Бу безгә
мәктәп укучылары белән теоретик дәресләр үткәрергә, этләр белән ничек дөрес эш
итү турында сөйләргә мөмкинлек бирәчәк. Ә аннары мәйданчыкта балалар хайваннар
белән аралашачак», – дип планнары белән уртаклашты Рөстәм Нуруллин.
Оешманың планнарында – 2022 ел ахырына кадәр Голландия технологиясе
буенча төзелгән 800 эт сыйдырышлы 1200 кв. м мәйданлы тагын бер зур корпус ачу.
Хайваннар җылы биналарда торачак һәм урамга койма белән әйләндереп алынган
территориягә чыгачаклар. Проект инде расланган, эшкә яңа ел бәйрәмнәреннән соң
керешергә планлаштырыла.
Хәзер приют территориясендә 386 эт яши. Тотып китерелгәннән соң,
карантинда, вакцинация һәм стерильләштерүдән соң, хайваннар приютта 10 көн
тора. Алга таба этләрне элек яшәгән урыннарына кире кайтаралар. Приютта соңгы
көннәренә кадәр яшәү өчен агрессив хайваннар кала.
Мэр Яңа дусты турында: «Зур ягымлы эт булып үсеп җитте»
Казанда даими рәвештә акцияләр үткәрелә, алар барышында шәһәр халкы приюттагы этләр белән таныша һәм
аларны үзләренә ала ала. Мондый чаралар ярдәме белән 30-дан артык эт яңа йортлы
булды.
Акцияләрнең берсендә Казан Мэры яңа дус тапты – ул үзенә 2 айлык көчек алды һәм аны Аяврик дип атады. «Минем этләрем шактый күп, һәм алар Аяврикны бик яхшы кабул иттеләр.
Ул бик ягымлы, мәрхәмәтле, һәрвакыт мине каршы ала һәм озата. Миңа юкка гына
гади этләр шундый тугрылыклы, дип әйтмәделәр, – дип сөйләде И.Метшин. – Ул бик
нык үсте, зур эткә әйләнде. Нигездә аның белән улым Радмир шөгыльләнә». Шул ук
көнне «Рубин»ның баш тренеры Леонид Слуцкий приюттан эт алды, хәзер ул футбол
клубы территориясендә яши һәм үзен яхшы хис итә.
Әйтергә кирәк, һәр теләгән кеше көн саен приютка килеп, этләр белән
аралаша, үзенә яңа дус сайлый, алар белән мәйданчыкта йөри ала.