(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь, Алинә Бережная). Казанда Горький
шоссесын реконструкцияләү буенча проект алды эшләре бара. Концепция нигезендә
юлны алты полосага кадәр киңәйтәчәкләр, борылыш төеннәре һәм җәяүлеләр өчен юл
аркылы чыгу урыннары төзекләндереләчәк.
Шәһәрнең төп магистральләренең берсен реконструкцияләү планнары турында
бүген «Эфир» телеканалында узган «Тема» программасында Казан Мэры Илсур Метшин
сөйләде.
«Мин мэр булып эшли башлаган вакытта, Казанда 135 мең машина бар иде,
хәзер алар 460 мең. Без алга киткән
темплар белән төзибез, бер урында гына тормыйбыз, һәр халыкара вакыйга алдыннан
юл инфраструктурасын яхшыртабыз, әмма барыбер машиналарның артуы артыннан
өлгермибез», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Якындагы елларда Казанда гамәлгә ашырылачак проектларның берсе Горький
шоссесын реконструкцияләү булачак. Шәһәр
Мэры хәбәр иткәнчә, хәзер әлеге объект буенча концепция эшләнә. Магистральне
алты полосага кадәр киңәйтү (һәр якка өчәр), өчәр күп катлы һәм бер катлы юл
чишелешләре, берничә җир асты җәяүлеләр кичүе төзү планлаштырыла, ягъни
светофорсыз өзлексез транспорт хәрәкәте тәэмин ителәчәк. «Бу зур акчалар, әмма шуңа да карамастан,
Горький шоссесыннан файдаланучы халык өчен бу бик кирәк. Якын арада бу проектны
гамәлгә ашыра башлаячакбыз, әмма барысы да икътисадка, мөмкинлекләргә һәм
федераль ярдәмгә бәйле булачак», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы Горький шоссесы дублер-юлын Несмелов урамыннан М7 «Идел» трассасына кадәр төзү турында искә
төшерде. 6 км озынлыктагы юлның беренче участогы, Несмелов урамыннан алып
Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә кадәр, төзелгән инде, Барлык диннәр
гыйбадәтханәсеннән алып трассага кадәр участок буенча проект эшләре алып
барыла.
Шулай ук шәһәрдә Вознесение тракты төзелеше дәвам итә. «Бу җир
асты җәяүлеләр кичүе, чишелешләр һәм барлык кирәкле инфраструктуралы 12 км
озынлыктагы «очышлы» магистраль булачак.
Бу шәһәр өчен бик зур бәхет», – диде Казан Мэры. «Киләсе елга ук Җиңү
проспектын Рихард Зорге урамы белән тоташтыру планлаштырыла. Янәшәдә генә
балалар бакчалары, мәктәпләр һәм барлык кирәкле социаль инфраструктура булган
торак микрорайоннар, шулай ук 40 гектарга якын төзекләндерелгән территория һәм
яшелләндерү булачак. Бу үз архитектурасы белән бик матур микрорайон булачак», –
дип ассызыклады Илсур Метшин.
Эре юл проектлары турында сөйләгәндә, шәһәр башлыгы Зур Казан
боҗрасындагы эшләрне искә алды. Башта Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр 800
метрга сузылган участок, аннары Борисково урамыннан Техника урамына кадәр участок ачылды. «Бу Борисково, Мирныйда яшәүчеләрнең тормышын үзгәртте. Бу бөтенләй башка уңайлык
дәрәҗәсе», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Хәзер эшләр Тихорецк һәм Мехчылар урамнарында бара. «Санаулы минутлар эчендә Җиңү проспектыннан
елга портына, автовокзалга кадәр барып җитәргә һәм шунда ук үзәккә эләгергә
мөмкин булачак», – диде шәһәр башлыгы.