(KZN.RU, 23-нче май).Бүген Казан Ратушасында “Казан Мэры Гранты - 2012” конкурсының финал туры булып узды. 15 катнашучы - КДАТУ студентлары белән Казан Мэры Илсур Метшин үзе аралашты. Чит ил архитектура остаханәләрендә стажировка узачак 5 җиңүче исеме икенче атнада тантаналы церемниядә игълан ителәчәк.
Быел ел саен үткәрелеп килә торган архитектура бәйгесе Иске Татар бистәсен саклап калу һәм төзекләндерүгә багышланган иде. “Архитектура һәм төзелеш университеты студентларының мәктәбе, укытучылар составы искиткеч, әлеге тарихи үзәкне саклап калу һәм үстерүне хәл итүдә катнашуларын теләр идем”, - дип белдерде Илсур Метшин университетка сәфәрләренең берсендә.
Конкурс финалистлары – КДАТУ укып, белемнәре бик яхшыга билгеләнгән 4 һәм 5 курс студентлары. Алар Мэрга архитектура өлкәсендәге белемнәрен күрсәтә алдылар һәм Иске Татар бистәсен регенерацияләү проектларын тәкъдим иттеләр. Финал туры Иске Татар бистәсенә кабат тормыш кертү, кешеләрнең анда тартыла башлавы хакында әңгәмә формасында уздырылды. Җавап итеп студентлар фантастикадан алып тормышка якын булган вариантларга кадәр тәкъдим итте. Шулай итеп, мисалга, 5 курс студенткасы Светлана Гафурованы проекты “Нәфис Косметикс” һәм киез басу комбинатын шәһәр читенә чыгаруны күздә тота. Студент әлеге территориядә күп функцияле күргәзмә үзәге һәм дендрарий булдыруны кирәк дип саный. Тагын бер конкурстант – Анна Харламова – әлеге тарихи үзәктә күзәтү боҗрасы һәм Кабан күле аша ачыла торган күпер урнаштыру вариантын тәкъдим итте.
Студентларның күбесе Иске Татар бистәсенең алга таба үсешен эш яисә ял итү үзәге булдыруда күрә. Мисалга, Михаил Капитонов биредә түбән катларында сувенир кибетләре һәм кечкенә кибетләре һәм югарыларында күңел ачу үзәкләре булган милли-мәдәни үзәк урнаштыруны дөресрәк дип саный. Дарья Герасимова Казанда су мөмкинлекләренең “йомшак” кулланылуын билгеләде, югыйсә, һәрбер шәһәрдә мондый мөмкинлек юк һәм Кабан күле яр буен үстерүнең үз концепциясен тәкъдим итте. Аның фикеренчә, күл яры бердәм рекреацион зона булдырга тиеш. Кайбер студентлар бистәне торгызуны аңарда билгеле доминанталарны булдыру призмасы аша үстерү аша кирәк дип саныйлар. Шулай итеп, Мария Чуина фикеренчә, территориядә үзенә җәлеп итә торган берничә пункт булдыру кирәк: сукно җитештерү хакында мәгълүмат биргән Юнысовның туган як өйрәнү музее, Апанаевлар музее һәм Петцольд (Александров) сыра кайнату заводы биналар комплексы.
Казыйларны Сергей Быков проекты кызыксындырды – Иске Татар бистәсенең югары доминантлары буенча экскурсия маршруты. Аның фикеренчә, территориядә шактый кызыклы объектлар, шул исәптән Галеев мәчет манарасы һәм Тукай урамындагы кайбер йортлар сакланган, әмма аларны төзекләндерү сорала.
Әңгәмә барышында яңгыраган кайбер тәкъдимнәр Мэрны аптырашта калдырды. Светлана Гафурова бистәдә сәүдә үзәкләре булуы кешеләрне үзенә җәлеп итәр дигән фикер яңгыратты. Мэр моңа “Миңа калса, киресенчә, Иске Татар бистәсен гипермаркетлардан саклап калырга кирәк” дип җавап бирде. Аның каравы, Илсур Метшин Елизавета Ковалеваның шәһәр архитектурада аның тарих этапларын күзәтә алу кызык булыр иде дигән фикерен хуплады.
Проектларны тәкъдим иткәннән соң, казыйлар фикер алышырга калды. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча дөньяның иң яхшы архитектура остаханәләре – Англия, Франция, Швейцария һәм Голландия кебек илләрдә стажировка узу мөмкинегенә ия булачак 5 грант алучы исемнәре ачыкланды. Шулай ук профессор, Барселонаның баш архитекторы Хосе Асебильо остаханәсендә стажировка узу планлашырыла.
Исегезгә төшерәбез, конкурс агымдагы елның февраль аенда старт алды. Конкурста катнашуга КДАУның 90 студенты теркәлде. Конкурс берничә этапка узды: катнашучылар портфолиоларын әзерләп тапшырды, конкурс биреме башкару, чит тел белүгә тест, шулай ук әңгәмә.
/p