И.Метшин: "Торак һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен төзү параллель рәвештә барырга...
1 июнь Казанда мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә балалар исемлеген төзү башлана
(KZN.RU, 28-нче май). Торак һәм балалар мәктәпкәчә учреждениеләрен төзү параллель рәвештә алып барылырга тиеш. “Бәләкәч” кебек масштаблы программа алда көтелми, ә бәби-бум дәвам итә, шуңа күрә яңа торак төзелеше алып барылган җирдә комплексы төзелеш мөһим, - дип белдерде Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсе барышында Казан Мэры Илсур Метшин.
1 июньнән алып 31 августка кадәр Казанда балалар бакчаларында комплектлаштыруэше алып барылачак. Мәгариф идарәсе Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, 3 яшьтән алып зуррак булган барлык балалар балалар бакчаларына мәҗбүри рәвештә урыннар белән тәэмин ителәчәк. Ул чорда өч яшьтә булган 3,5 меңнән артык баланы урнаштыру планлаштырыла, ә 1 сентябрьдән алып 31 декарьгә кадәр балалар бакчаларына 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр булган тагын 2 мең бала барачак.
“3 яшьтән олырак булган барлык балаларны балалар бакчаларына урыннар белән тәэмин итү бурычын куябыз. Ата-аналарның 3 яшьтән олырак булган баланы урын белән тәэмин итү буенча теләсә кайсы мөрәҗәгатьләрен аерым контрольгә алырга”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
“Бәләкәч” президент программасы буенча 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр булган балалар чиратын бетерә алдык. Әлеге программа буенча 4820 урынга исәпләнгән 23 учреждение ачылган. Гамәлдәге мәктәпкәчә учрежениеләр челтәрендә өстәмә 64 төркем ачылган.