(KZN.RU, 28-нче май). 1 июнь көнне ТР башкаласының мәктәп каршындагы һәм шәһәр читендәге лагерьлары беренче укучыларны кабул итә башлый. Быел Казан балалары 255 төрле лагерьда ял итә алачак.
Шәһәр читендәге 24 стационар лагерьдан һава шартлары уңай булган очракта 1 июнь көнне балаларга ишекләрен беренче булып “Ново-Юдино” лагере ача. 7 июньгә - “Экран” лагере, 9 июньгә – “Молодая Гвардия”, 10 июньгә – “Заречье”, Ю.Гагарин исемендәге лагерь, 12 июньгә – “Бригантина”, 18 июньгә - “Ю нитур”, “Березка”, “Восток”, “Огонек”, “Спутник”, “Молодежный”, “Нармонка”, “Пионерия Татарстана” лагерьларын ачу планлаштырыла. Моннан тыш, туристик походка мөкиббән киткәннәр өчен 3 чатыр аланы ачыла.
Шәһәр читендәге лагерьлардан тыш балалар мәктәп каршындагы лагерьларда да ял итә алачак. Мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү белән бәйле аларның саны кыскартылган. “Дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Ләйлә Фазлеева хәбәр иткәнчә, “кустовой лагерь” схемасы буенча быел мәктәп каршында 114 лагерь эшләячәк. Ялын хезмәт белән берләштерергә теләгәннәр өчен 114 хезмәт лагере була. Хәзерге вакытта барлык лагерьларда да балаларны кабул итүгә әзерлек эше тәмамлана. Мисалга, шәһәр читендәге барлык 14 муниципаль лагерьда ремонт эшләре тәмамланып килә, эчке бүлмәләр, хуҗалык һәм склад бүлмәләре, санитария һәм азык-төлек блоклары, клубларны, спорт мәйданчыкларын ремонтлау эшләре тәмамлана.
Аерым игътибарны Казан Мэры Илсур Метшин куркынычсызлык мәсьәләсенә юнәлтүне йөкләде. “Киләчәк җәйге чорга төп мәсьәлә балалар иминлеген тәэмин итүдән гыйбарәт. Барысы да гадәттән тыш хәлләр һәм маҗараларсыз узарга тиеш”, - дип өстәде ул. Балалар лагерьларында быел 39 меңләп мәктәп укучысы ял итәчәк. Ләйлә Фазлеева сүзләренә караганда, быел балаларның җәйге ял программасына 185 млн сум каралган, шуларның 132,8 млн сумы республика, 14 млн сумы – муниципаль бюджеттан.
Җәйге лагерьларга юлламалар бәясе узган елныкы дәрәҗәсендә сакланган диярлек. Ләйлә Фазлеева хәбәр иткәнчә, мәктәп каршындагы, хезмәт һәм ял лагеренә 18 көнгә – 2 мең сум, 7 көнлек чатыр аланына – 4,3 мең сум, 18 көнлек гадәти стационар лагерьга – 10 мең сум. 18 көнлек профильле сменадагы ял өчен ата-аналар 1750 сум түли. Чатыр аланы өчен ата-аналар 645,75 сум, мәктәп каршындагы лагерь өчен 305,1 сум түли. Хезмәт һәм ял лагере өчен әти-әниләр түләмәячәк.
Социаль яктан якланмаган балаларга килгәндә, җәйге каникуллар чорында алар өчен Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча ТР лагерьлары һәм санаторийләренә 500 түләүсез юллама бүлеп бирелә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча озакка сузыла торган (хроник) авырулары булган, сәламәтлекләре буенча 3-4 төркемгә кергән, шифаханәдә дәвалануга күрсәтмәләре булган балаларга Россия Федерациясенең лагерьлары һәм шифаханәләренә 240 юллама бүлеп бирү планлаштырыла.
Балаларны яклау көне алдыннан, шәһәр башлыгы залда утырган җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте: “Бу көнне ятим, мөмкинлекләре чикле булган һәм тәрбиягә авыр бирелгән балаларга аерым игътибар бирергә кирәк. Мөмкинлекләре булган кешеләрне бер генә балага булса да бәйрәм ясарга чакырам”, - дип билгеләде Илсур Метшин.