(KZN.RU, 28-нче май). Уку елы нәтиҗәләре буенча потенциаль медалистлар саны икегә арткан, дип хәбәр итте Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиулин аппарат киңәшмәсе барышында.
“Укудагы уңышлары өчен” медаленә Казанның көндезге мәктәпләрендә белем алган 543 чыгарылыш укучысы дәгъва кыла, шуларның 261-е – алтын, 275 кеше – көмеш медальгә. Чагыштыру өчен, узган елны дәгъва кылучылар саны 295 кеше булган.
Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, узган ел белән чагыштырганда, агымдагы уку елында Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр саны шулай ук арткан. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, Казанның 43 мәктәп укучысы Россия күләмендәге олимпиадада җиңү яулаган (бу хакта боерык әлегә чыкмаган). Шуңа карамастан, әлеге күрсәткеч Казанның Россия шәһәрләре рейтингында Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән соң 3-нче урынын саклап калуы хакында раслый. “Олимпиадада җиңүләр санын мең укучыга исәпләсәк, без Мәскәү һәм Санкт-Петербургны узып китә”, - дип ассызыклады шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Казанның 28 мәктәп укучысы Бөтенроссия олимпиадаларының региональ этабы җиңүчеләре һәм бүләкләнүчеләре булды. “Олимпиадаларга яхшы әзерлекне Казанның Мәскәү, Вахитов һәм Яңа Савин районнары күрсәтте”, - дип билгеләде шәһәребезнең Мәгариф идарәсе башлыгы. Мисалга, Мәскәү районы мәктәпләре 71 җиңүче, Вахитов районы мәктәпләре 70 һәм Яңа Савин районнары 48 җиңүче әзерләгән.
Олимпиадаларның региональ этабында катнашу нәтиҗәләре буенча Казанның иң яхшы мәктәпләре санына сәләтле балалар өчен булган 3 мәктәп керә: 131-нче номерлы лицей, КФУ каршындагы лицей һәм 2-нче номерлы лицей-интернат. Нәкъ менә әлеге белем бирү йортлары укучылары иң күп җиңү яулаучылар санында: 131-нче номерлы лицейда 29 җиңүче, КФУ каршындагы лицейда һәм 2-нче номерлы лицей-интернатта – 25-шәр җиңүче.
Мэр иң яхшы мәктәпләр саны исемлегенә шактый инвестиция салынган, мисалга 39, 177, 178 номерлы мәктәпләрнең кермәвенә игътибар итте. Илсур Метшин Мәгариф идарәсе һәм районнар башлыклары каршында әлеге мәктәпләрдәге балаларны әзерлек сыйфатына игътибар бирү бурычын куйды.