(KZN.RU, 29-нчы май). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Киров районында урнашкан “Заречье” балалар сәламәтләндерү лагерендә булып кайтты. Шәһәр башлыгы лагерьда башкарылган капиталь ремонт барышы белән танышты, шулай ук территориядә 2013 елгы Универсиада кунакларын урнаштыру өчен тиз төзелә торган йортлар күтәрү мөмкинлеген тикшерүне йөкләде.
Хәзерге вакытта лагерьда капиталь ремонт буенча эшләр тулы көчкә алып барыла. Аерым алганда, капиталь корпусларның түбәсе алмаштырылган, пластик тәрәзәләр куелган һәм керү урыны җиһазландырылган. Лагерь территориясендә өлешчә асфальт катламы алмаштырылган, 20 заманча чүп савыты, 60 эскәмия урнаштырылган, балалар һәм волейбол мәйданчыклары төзекләндерелгән. Торак корпуслар сыек пенобетон салуның яңа технологиясе ярдәмендә җылытыла, нәтиҗәдә фасад заманча күренә.
Илсур Метшин лагерьның берничә корпусын, ашханәсен, яңартылган спорт мәйданчыкларын карап чыкты. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов Мэрны эшләрнең вакытында тәмамлануын, лагерьның ишекләре планлаштырылган вакытта – 10 июнь көнне ачылачагына ышандырды.
“Җәйгә төп бурычыбыз – балалар иминлеген тәэмин итү. Балалар яхшы итеп ял итә алырга тиеш, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. – Безнең бурычыбыз балаларыбызның гадәттән тыш хәлләр һәм маҗараларсыз ял итүен оештырудан гыйбарәт”.
Район һәм лагерь җитәкчелегенә Казан Мэры йөкләгән тагын бер бурыч – 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү чорында лагерь территориясен файдалану мөмкинлеген карап тикшерү. “Сменалар тәмамланганнан соң, янгын һәм санитария куркынычсызлыгы таләпләренә җавап биргән, тиз салына торган йортлар төзү вариантларын карап тикшерегез”, - диде шәһәр башлыгы. Күчмә киңәшмәдә шулай ук лагерьда канализация мәсьәләсен тикшерделәр.
Искә төшерергә кирәк, шәһәр Башкарма комитетының кичә узган эшлекле дүшәмбесендә Казан балаларына ял оештыру мәсьәләсе хакында фикер алыштылар. Аерым алганда, 2013 елда Универсиаданы уздыру һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларында волонтерларны, персоналны, көч структура вәкилләрен урнаштыру лагерьның матди-техник базасын яхшыртып булачагына ышаныч бирә.
“Шәһәр читендәге муниципаль лагерьларның торышы яхшыны теләргә калдыра. Казанның лагерьларны ял базалары өчен сатып бетермәве яхшы, әмма безнең каршыбызда хәзер аларны лаеклы күренешкә китерү бурычы тора. Универсиада – моның өчен яхшы сәбәп. Әлеге мәсьәлә белән Универсиаданы оештыру төркеме белән дә уртаклашачакбыз”, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.
Белешмә
“Заречье” сәламәтләндерү лагерендә быел 4 смена эше оештырыла, аларның һәрберсендә 360 бала ял итә алачак. ТР башкаласының мәктәп каршындагы һәм шәһәр читендәге лагерьлары балаларны 1 июньнән алып кабул итә башлый. Быел җәен Казан балалары 255 төрле лагерьларында ял итә.