(KZN.RU, 30-нчы май). Бүген башкала ратушасында 2012 елда Казан Мэры грантына ия булганнар исемнәрен атадылар. КДАТУ студентлары – Марат Алимов, Дарья Герасимова, Елизавета Ковалева, Мария Чуина һәм Эльвира Шәймарданова – җәен стажировка узу өчен Швейцариянең Заманча шәһәр төзү сәнгате институтына юл тотачаклар.
Бүләкләү тантанасын Мэр урынбасары Оскар Прокопьев алып барды. Җиңүчеләрне Казан Мэры белән әңгәмә узу, инглиз телен белү нәтиҗәләре, шулай ук һәр финалистның иҗади потенциалын һәм Иске Татар бистәсен торгызу буенча тәкъдим ителгән фикерләрен исәпкә алып билгеләделәр.
Быелгы конкурсның үзенчәлеге барлык номинантлар өчен “Иске Татар бистәсен торгызу” дип аталган бердәм тема билгеләүдән гыйбарәт булды. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 4 һәм 5 курс студентлары үз тәкъдинәрен һәм фикерләрен Мэрга узган атнада җиткерделәр.
Аерым алганда, җиңүче Дарья Герасимова проекты Түбән Кабан күленең яр буен үстерүне күздә тота. Аның фикеренчә, бистә территориясенең мөмкинлекләре зур, шуңа күрә туристларга һәм ял итәргә килгән казанлыларга үзәктә һәм җанлы яр буенда ориентлашу җиңел булсын өчен бердәм рекреацион киңлек булдыру кирәк.
Марат Алимов Фәткуллин урамы буенча бульварны төзекләндерергә тәкъдим итте. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева сүзләренә караганда, әлеге проект шактый гади һәм тормышка ашырырлык.
Тагын бер җиңүче – Мария Чуина эше Иске Татар бистәсе территориясендә үзенә җәлеп итеп торачак берничә пункт булдыруны күздә тота: болар – Юнысовның туган як өйрәнү музее, Юнысов мәйданы, Апанаевлар музее һәм Петцольд (Александров) сыра кайнату заводы биналары комплексы.
Оскар Прокопьев кызларны-егетләрне җиңүләре белән котлады һәм алга таба уңышлар теләде. Мэр урынбасары КДАТУ студентларының иҗади уңышлары укыту дәрәҗәсеннән торуын билгеләде, университетның педагоглар составына профессионализм, новаторлык һәм актив иҗади позицияләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Мария Чуина Казан Мэры һәм конкурсны оештыручыларга рәхмәтен белдерде һәм чит илдә алынган белемнәренең Казанда профессиональ, фәнни һәм педагогик эшчәнлегендә ярдәм итә алачагына ышанычын белдерде.