(KZN.RU, 31-нче май). Бүген Казанда апрель башында старт алган санитар чистарту икеайлыгы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре турында шәһәр комиссиясе утырышында Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Александр Лобов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, шәһәр территориясеннән барлыгы 240 мең кубометр чүп җыеп түгелгән, бу исә 16 мең үзбушаткычка (самосвалга) тиң. Шуның 206 мең кубометрдан артыгы – көнкүреш калдыклары һәм 34 меңләп кубометр – зур габаритлы һәм төзелеш чүбе, юл чүбе һәм ботаклар. Исегезгә төшерәбез, узган елны язын 95 мең кубометр чүп утильләштерелде, әмма ул вакытта шәһәрне санитар чистарту эшләре буенча сезон эшләре бер ай дәвам итте.
А.Лобов мәгълүматларына караганда, 2 ай дәвамында шәһәрнең машиналар йөрү өлеше 19,3 млн кв.метр мәйдан, юл буендагы 19 млн кв.метрдан артык яшел зона чистартылган. Урамдагы ут баганалары (9000 шт.), светофорлар (282 шт.), юл билгеләре (16034 шт.), тукталыш павильоннары (523 шт.), куркынычсызлык һәм яшел зоналар киртәләре (170 меңнән артык метр озынлыгы) чистартылган, юылган һәм ремонтланган.
Торак секторда 19,6 млн артык кв.м ишегалды территориясе тәртипкә китерелгән. 692 контейнер мәйданчыгы ремонтланган, 4178 контейнер буялган. Бүгенгә акт буенча комиссиягә барлык 4027 ишегалды тапшырылган. Икеайлык дәвамында 245 гектар мәйдан парк, бакча һәм сквер чүптән чистартылган, 1186 агач һәм 342 куак утыртылган.
Моннан тыш, шәһәрдә рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетерү эше дәвам итә. Административ-техник инспекция идарәсе (АТИИ) мәгълүматларына караганда, Казан территориясендә 34 чүплек ачыкланган, аларда чүп күләме 30 кубометрдан арта һәм көнкүреш каты калдыкларыннан күләме 30 кубометрдан кимрәк булмаган 140 өем бар.
“Әлеге чүпне җыю һәм чыгару эше авыр техниканы җәлеп итү белән бәйле, язын ул барлык проблемалы участокларга да керә алмый. Шуңа күрә эшләрнең төп күләме җәен эшләнеләчәк”, - дип ассызыклады А.Лобов. Аның сүзләренә караганда, шәһәр бюджетында әлеге максатларга 11 млн.сум каралган, һәр районда бу эшне башкарачак подрядчы оешмалар билгеле. Бүгенге көндә 11 чүплек һәм көнкүреш каты калдыкларыннан 65 өем чистартылган.
Шәһәребезне санитар чистарту чараларында барлыгы 128 меңнән артык кеше катнашкан, 8200 техника берәмлеге җәлеп ителгән. Александр Лобов хәзерге вакытта юл хезмәтләренең урам-юл челтәре буенча агымдагы план эшен, шул исәптән – вакуум себерү-җыештыру һәм юлларны юу машиналарын җәлеп итеп алып баруын хәбәр итте. Шул ук вакытта Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары урамнарны җыештыру нәтиҗәлелегенә актив алып барган төзелеш эшләренең тискәре тәэсир итүен билгеләде.
“Чыгып китә торган төзелеш мәйданчыкларыннан автотранспортны юу функциясе белән җиһазландырылганнарыннан да, бигрәк тә яңгырлардан соң юлга пычрак чыга, ул шәһәр урамнары буенча тарала, кибеп исә, юлларның тузанлануына китерә”, - дип билгеләде А.Лобов.
Казан Мэры Илсур Метшин территорияне санитар чистарту буенча икеайлыкта хезмәткәрләре катнашкан предприятиеләр җитәкчеләренә һәм шәһәр халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Бу– норма. Казан чиста, каралган, төзекләндерелгән булырга тиеш. Универсиаданы көткәнгә түгел, шәһәребезне яратканга. Һәм ул Татарстан Республикасы башкаласы югары статусына ия булырга тиеш”, – дип белдерде шәһәр башлыгы.
Киңәшмәдә катнашкан ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров быел шәһәр хакимияте тарафыннан башкарылган зур эшне билгеләде һәм санитар чистарту буенча даими комиссияләр үткәрү инициативасын уңай бәяләде. “Без быел беренче тапкыр бердәм яхшы фронт буларак эшләдек, - дип билгеләде министр. – Бердәм эшләүне дәвам итәргә кирәк. Икеайлык тәмамланды, әмма территорияләрне чистарту, тәртипкә салу һәм аны саклау хезмәтләре өчен түгел”.