(KZN.RU, 31-нче май). Шәһәрне яшелләндерү һәм чәчәк үстерүнең беренчел планын кимендә өчкә арттыруны йөкләде бүген Казан Мэры Илсур Метшин территорияне санитар чистарту буенча шәһәр комиссиясе утырышында.
Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов сүзләренә караганда, финанслау дефициты белән бәйле шәһәрдә чәчәкләр түтәлләренең мәйданы соңгы елларда шактый кимеде, ә яшел зоналар торышы, гомумән, канәгатьләндерерлек хәлдә түгел. Шул арада, Универсиаданы лаеклы төстә кабул итү өчен әлеге проблеманы 2013 елның язына кадәр калдырырга ярамый. Күпьеллык үсемлекләрнең, агач үсемтеләренең үсеп китүе өчен вакыт кирәк. 2013 елгы Универсиада маршутлары буйлап кирәк булган 65 клумба булдыру өчен 60 миллионнан кимрәк булмаган санда акча кирәк, дип хәбәр итте А.Лобов.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр урамнарының кайбер урыннарында чәчәкләр барлыкка килә башлавын билгеләде, әмма кирәк сар белән чагыштырганда, бу – диңгездәге тамчы гына.
“Сүз Универсиада маршуртлары турында гына түгел, гомумән, шәһәр турында барырга тиеш, - дип белдерде Илсур Метшин. – Безне 2010 елгы корылык чыгырыбыздан чыгарды. Ул вакытта агач күпләп корыды һәм бу әлегә кадәр сизелә. Шуңа күрә 60 миллион – әле соңгы сумма түгел, чәчәкләр түтәлләре буенча гына да әлеге санны икеләтә-өчләтә арттырырга кирәк һәм агачлар уртыру мәсьәләсен аерым карап тикшерергә. Эшне быел көз башларга кирәк – кайда-нәрсә утыртачагыбыз, кеше һәм материал буенча әзерләнергә”.
Шулай ук, шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, яшелләндерү шәһәрдә юлларны капиталь ремонтлау һәм биналар фасадларын тәртипкә китерү буенча масштаблы эшләрнең аерылгысыз һәм шактый әһәмиятле өлеше булырга тиеш.