(KZN.RU, 31-нче май). Казан шәһәре Киров районы территориясендә 19 стихияле чүплектән 2-се бетерелмәгән килеш кала. Бу хакта бүген шәһәрне санитар чистартуга нәтиҗәләр ясау буенча комиссия утырышында Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов хәбәр итте. Утырышта Казан Мэры Илсур Метшин, экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, шәһәр прокуроры Илдус Нәфыйков катнашты.
Районда ике чүплек оясын бетерү мәсьәләсе аеруча кискен тора. Шулай итеп, аерым алганда, Лагерь урамындагы 15 мең кубометр күләмендәге рөхсәт ителмәгән чүплеккә елдан ел төзелеш һәм көнкүреш чүбе ташып торалар. Биредә тәртип бозучылар тотылып тора, әмма, кызганычка каршы, аларны тоткарлау да, санкцияләр дә, җир өемнәре дә туктамый, дип белдерде Дамир Фәттахов.
Администрация башлыгы территорияне кызыксынган инвесторларга тапшырырга тәкъдим итте. Дамир Фәттахов аңлатып узганча, әлеге территорияне үзләштерергә әзер предприятиеләр табылган. “Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Зилантов монастыре һәм Дары заводы саклау зоналарын килештерергә кирәк һәм рөхсәт ителгән куллану төрләрен билгеләргә, шуннан соң аны торгларга чыгарырга була”, - дип өстәде ул. Мэр әлеге фикерне хуплады.
Икенче чүп оясы элеккеге “Заречье” балалар үзәге территориясендә урнашкан. Участок хуҗасы – Тимур Брэн (“ТТМ” ҖЧҖ компаниясе) – хәзерге вакытта чит илдә һәм чүплекне бетерү вакытын кабат бер айга озайту турында сорый. “Шәһәрдә икеайлык игълан ителде, әмма милекче территориясен җыештырмаган”, - дип билгеләде Илсур Метшин, җир биләмәсе милекчесенә карата кырыс чара күрергә кушты.
Территорияне пычраткан чыганакның тагын берсе – кешеләре күчерелгән, әмма йортлары сүтелмәгән иске йортлар. Узган елда шәһәрдә мондый йортларны сүтү программасы нәтиҗәле эшләде. Шуның аркасында Киров һәм Мәскәү районнарына 7,5 млн сум бирелде, нәтиҗәдә шундый 21 йорт сүтелде. Бүгенгә районнар территорияләрендә сүтелергә тиешле 81 йорт кала. Аларның һәрберсе буенча башкарылачак эшләргә 300-350 сум кирәк, дип аңлатты Д.Фәттахов. Әлеге проблеманы хәл итү өчен Илсур Метшин булган мәйданчыкларны кызыксынган инвесторларга сатырга тәкъдим итте, сатып булмаганнарын – бюджет хисабына чистартырга.