(KZN.RU, 1-нче июнь). Бүген – Халыкара балалар яклау көнне – Казан Мэры Илсур Метшин Е.Г.Ласточкина исемендәге махсуслаштырылган (коррекцион) гомуми белем бирү мәктәп-интернатында булып кайтты. Биредә шәһәр башлыгы интернатны капиталь ремонтлауга әзерлек белән танышты һәм укучылар көче белән әзерләнгән бәйрәм концертында катнашты.
Уку йортында Казан һәм Татарстаннан начар ишетә торган балалар тәрбияләнә. Каникул башлануга карамастан, тәрбияләнүчеләрнең күбесе мәктәптә кала – кемдер имтиханнарга әзерләнә, кемдер өйгә кайтырга ашыкмый. Мәктәп бинасы 1961 елда салынган.
Мәктәпкә сәфәрен Илсур Метшин спорт залын һәм уку бүлмәләрен караудан башлады. Аннары ул зур кызыксыну белән музей экспозициясе белән танышты, биредә мәктәпнең беренче - 1891 елгы чыгарылышның фотоларын (мәктәпне тәмамлау турындагы таныклык 1893 елдан), шулай ук мәктәпнең легендар укытучысы Елизавета Гурьевна Ласточкинаның фотосурәте белән танышты. Мәктәп исемен йөрткән педагог биредә 76 ел хезмәт иткән, уку йортын революция һәм ике бөтендөнья сугышлары вакытында саклап кала алган.
Музей директоры үтенече буенча Мэр кунаклар китабында язып калдырды: “С благодарностью к коллективу, истории и всем, кто на протяжении всех лет и сегодня поддерживает славные традиции и детей, спасибо! Мэр Казани. Ильсур Метшин. 1.06.2012” .
Мәктәп директоры Ольга Храмушина шәһәр башлыгына үзләрен төрле өлкәләрдә тапкан чыгарылыш укучылары турында сөйләде. Алар арасында рәссамнар да, спортчылар да бар. Мәктәпкә еш килә торган кунакларның берсе – дөньяның күп тапкыр чемпион исеменә лаек булган һәм Олимпия уеннарының йөзү буенча чемпионкасы Ольга Федорова. Аңа алмашка Оля Савина үсеп килә – шулай ук йөзүче, Россия чемпионкасы. 10 класс укучысы Юрий Наумов грек-рим көрәше буенча Европа чемпионатына әзерләнә.
Иҗади яктан сәләтләрен укучылар Балаларны яклау көненә әзерләгән концертта күрсәтә алдылар. Концерт алдыннан Илсур Метшин укучыларга, аларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итте: “Мин сезгә бүген бик теләп килдем һәм чын күңелдән мәктәптә тәрбияләнүчеләрне һәм монда хезмәт итүче коллективны котлыйм. Бу бай тарихлы, яхшы, матур традицияләре булган мәктәп. Залда утырган педагогларга, ата-аналарга хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә”.
Быел мәктәпне капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 47 млн сум бүлеп бирелгән. Ашханәне реконструкцияләү башланган, моннан тыш, биредә тәрәзәләр, җылыту, канализация, су белән тәэмин итү системалары алмаштырыла, керү урынын ремонтлаячаклар.
Сүзләре сурдотәрҗемә белән барган Мэр балаларга мөрәҗәгать итте: “Сезне алда каникуллар көтә. Ә без – зурлар – бу вакытта яхшы итеп эшләп алырга вәгъдә бирәбез. 1 сентябрь көнне яңа энергия белән яңа белем алырга киләчәксез”.
“Бу – башка төрле мәктәп, - дип ассызыклады Илсур Метшин. – Монда һәр нәрсәдә балаларга ярту сизелә. Шәһәребездә шундый мәктәп булуы белән горурланам”.
Мэрның бәйрәмгә алып килгән күчтәнәче – спорт җиһазлары алуга сертификат – барысын сөендерде. “Балаларыбыз тагын да ныграк булсын”, - дип теләде Илсур Метшин.
Концерттан соң укучылар шәһәр Мэры белән истәлеккә фотога төштеләр.
Мәктәптән киткәндә Илсур Метшин мәктәп ишегалдында урнаштырылган Е.Ласточкина һәйкәле янына килде, Башкарма комитетның тиешле хезмәтләренә аны яңартырга, табличка урнаштырырга, шулай ук һәйкәл янындагы территорияне төзекләндерергә кушты
.
Белешмә
Интернатның 2 корпусы бар: уку бинасы (27 кабинет) һәм йокы бинасы (кызлар өчен 18 йокы бүлмәсе, малайлар өчен 4 йокы бүлмәсе). Мәктәптә 165 кеше эшли (18 дефектолог, 10 логопед, махсус белемле 24 укытучы). Хәзерге вакытта коррекцион мәктәптә ишетү сәләтенә зыян килгән, 2-3 төркем инвалид булган 164 бала белем ала, шуларны 96-сы – казанлылар, калганнары – Татарстанның башка районнарыннан. Уку йортына төрле предприятиеләр ярдәм күрсәтеп тора. Шулай итеп, 2010 елда мәктәптә сенсорлы һәм уен бүлмәләре, компьютер залы (“Таттелеком” ААҖ хисабына), актлар залы (“Турбокомпрессор” фәнни-эзләнү институты акчасына) барлыкка килгән, ТР Дәүләт стандарты акчасына бинаның бер өлеше ремонтланган.