(KZN.RU, 21-нче май). Быел беренче тапкыр шәһәр күләмендәге “Соңгы кыңгырау” бәйрәме “Казан” милли-мәдәни үзәге янындагы ачык мәйданда узачак. 25-нче май көнне соңгы кыңгырау Казанның 6 мең чыгарылыш сыйныф укучысы өчен яңгырыячак.
Бүгенге “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар өчен дәресләр 24 май көнне, калганнар өчен 31 май көнне тәмамлана.
“Казан” милли-мәдәни үзәге янындагы мәйданда чыгарылыш сыйныф укучыларын концерт программасы, шулай ук “Зур тәнәфес” фестивале җиңүчеләрен бүләкләү көтә. Казанның барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә тантаналы чаралар һәм мәктәп күләмендәге линейкалар уза.
Казан Мэры Илсур Метшин РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгына бәйрәм вакытында куркынычсызлык чараларын күрүне, балигъ булмаганнарга алкоголь эчемлекләре сатуны мәсьәләсен тикшереп торуны йөкләде. “Чыгарылыш сыйныф укучылары олы тормышка аяк баса, әмма балачак шуклыгыннан аерылырга ашыкмыйлар, шуңа күрә куркынычсызлык чараларын көчәйтергә кирәк. Куркынычсызлык, транспорт логистикасы һәм бәйрәмне оештыру мәсьәләләренә игътибарлы булырга кирәк”, - дип белдерде ул.
Шуны әйтергә кирәк, җәйге каникуллар алдыннан шәһәр башлыгы йөкләмәсе буенча барлык мәктәпләрдә җәмәгать урыннарында, суда, транспортта һәм электр җиһазлары белән эшләгәндә үзеңне дөрес тоту инструктажлары уздырылды.