(KZN.RU, 21-нче май). Бүген узган эшлекле дүшәмбедә “Метроэлектротранс” МУП җитәкчелеге шәһәр хакимияте тарафыннан кабат тәнкыйтькә дучар булды.
Узган атнада Казан Мэриясенең Интернет аша кабул итү бүлмәсенә Казан метросында бер кешегә берәр генә жетон сатылуга бәйле шикаятьләр килеп иреште. Нәтиҗәдә станцияләрдә озын чиратлар барлыкка килгән, шул ук вакытта кешеләргә чиратта 2-шәр тапкыр торырга туры килгән: кирәкле пунктка барып җитү һәм кире кайту өчен.
“Метроэлектротранс” МУП башлыгы Әсфан Галәвов аңлатып узганча, предприятие 3 млн жетон сатып алган, әмма кассада бүген кулланылышта 75 мең жетон бар. Калганнары гражданнар кесәләрендә. “2 көн дәвамында без бер кешегә берәр жетон саттык, нәтиҗәдә 1700 жетон кире кайтты”, - дип аңлатты ул.
Предприятиенең жетоннар җитмәве чират тудырырга тиеш түел. “Экономия экономия белән, әмма ныклап уйланган, үлчәнгән карарлар кабул итәргә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы Илсур Метшин МУП башлыгына.
Әсфан Галәвов билгеләп узганча, хәзерге вакытта эш көннәрендә жетоннарны теләсә күпме, ә бәйрәм һәм ял көннәрендә берәр жетон сату хакында карар кабул ителгән. Бу карарны “Метроэлектротранс” башлыгы бәйрәмнәрдә күп турист килүе, аларның жетоннарны сувенирга алуы белән аңлатты.
“Өстәмә жетоннар сатып алыгыз, яисә электрон карталарны куллануга активрак кертеп җибәрегез. Чиратлар музейларга булсын, жетоннар артыннан кешеләр чират торырга тиеш түгел”, - дип белдерде Мэр.
rdquo;, - дип аңлатты ул.
rdquo;, - дип аңлатты ул./p