(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь, Алина Бережная). Казанда виртуаль карта булдыруга әзерлек бара, анда барлык объектлар да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлык ягыннан билгеләнәчәк. Йөзләгән объект тикшерелгән инде, хәзер проектны гамәлгә ашыру өчен техник бирем формалаша. Казан Мэры Илсур Метшин район башлыклары, шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре вәкилләре белән «Триумф» комплексында узган киңәшмәдә әлеге эшнең һәм башка кешеләргә ярдәм чараларының арадаш нәтиҗәләрен ясады.
Уңайлы мохит картасы яшел һәм кызыл зоналарны күрсәтәчәк
Картада барлык социаль объектлар да билгеләп үтеләчәк: кызыл төс белән уңайлы мохитнең түбән сыйфаты, сары төс белән уртача, яшел төс белән тулысынча таләпләргә туры килә торган учреждениеләр бүлеп күрсәтеләчәк.
Уңайлык картасы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә теге яки бу учреждениегә бару өчен алдан ук әзерләнергә ярдәм итәчәк. Казан Мэрының цифрлаштыру буенча киңәшчесе Максим Булатов барлык критерийларны – пандуслар, лифт, персоналны чакыру төймәләре һәм башкаларны – инде булган карталарда билгеләп булмый, шуңа күрә аерымны булдыру тәкъдим ителә, дип сөйләде. «Җыелган мәгълүматлар базасында без уникаль, үз картабызны булдыра алачакбыз, шулай ук мәгълүматларны «Яндекс карта», «Google карта» һәм «2ГИС»ка өлешчә кертә алабыз», – дип аңлатты ул.
Хәер, хәзер үк инде, әйтик, тикшерелгән спорт объектларының файдалана алырлыгы буенча мәгълүматлар «Яндекс карты»га кертелә.
«Уңайлы Казан» telegram-бот булдырылды - аның ярдәмендә шәһәрдә яшәүчеләр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен йөрү өчен авыр булган урыннар турында хәбәр итә алалар. Бу объектларны картага кертү планлаштырыла. Проблема турында хәбәр итү өчен «Уңайлы Казан» исеме буенча telegram-ботны табарга, мөмкин булган кадәр участокның адресын төгәл һәм кыскача тасвирларга, проблемалы участокның фотосурәтен җибәрергә кирәк.
Казанда «социаль няня»
Сентябрь аеннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр өчен социаль няня хезмәте оештырылган. 72 гаилә аннан файдаланган инде. Проектны «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы алып бара, сентябрьдә битараф булмаган кешеләр, эшкуарлар фондка 259 мең сумнан бераз күбрәк акча күчерделәр. Әлеге акчалар ярдәмгә мохтаҗ барлык гаиләләргә, гаилә башына 3,6 мең сум исәбеннән бүлеп бирелгән. Хезмәт бәясе сәгатенә 300 сум булганда, әни өч сәгать буш вакытка ия була ала. «Игелекле Казань» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова сөйләгәнчә, ике әни няня хезмәтеннән баш тарткан, шуңа күрә ике инвалид бала тәрбияләүче дүрт гаиләгә 3,6 мең сум түгел, ә 5,4 мең сум акча бирү турында карар кабул ителгән. Няня хезмәтеннән файдаланучы барлык әниләр фондка акча алу турында расписка, шулай ук нянядан расписка һәм баланың няня белән төшкән фотосын тапшыра.
Проект инде уңай фикерләр ала. «Әниләр шалтыраталар, язалар, рәхмәт әйтәләр, аларның күбесе табибка, матурлык салонына бара алдылар, кыскасы, баланы кемгә дә булса калдыру мөмкинлеге булмау сәбәпле, эшли алмаган эшләрен эшләделәр», – дип сөйләде Татьяна Мерзлякова.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, бу эшне дәвам итәргә кирәк. «Ата-аналарның үзләрен ялгыз тоймавы мөһим, алар ярдәмгә мохтаҗ», – диде шәһәр башлыгы.
Эшкуарларны уңайлы мохит турында искәртәчәкләр
Казан Мэры, беренче чиратта, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр йөри торган объектларда уңайлы мохит проблемасын хәл итәргә кушты. «Бу эшне этапларга бүләргә кирәк, барыннан да элек, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көн саен йөри торган объектларга – спорт корылмаларына, кибетләргә, хастаханәләргә игътибар итәргә кирәк», – дип йөкләде Илсур Метшин.
Җәй көне шәһәрнең барлык районнарында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен объектларның файдалана алырлыкмы икәнен тикшерү буенча масштаблы эш алып барылды. Казан шәһәре Думасы депутатлары, район администрацияләре вәкилләре мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар белән берлектә урам-юл челтәре, мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм сәүдә объектлары буенча йөреп чыктылар. Эшне Казан шәһәре Думасы депутаты Далия Гайнанова җитәкләде. Аның сүзләренә караганда, коммерция объектлары белән хәл бик начар, хәтта пандусларның агачка терәлеп торган очраклары бар. «Бу проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирүче бердәм стандартлар кирәк», – дип саный ул.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, башы инде салынган, иң катлаулы эш башкарылган. «Безгә озын, катлаулы юл узарга туры киләчәк, әмма без бергә бу эшне ахырына кадәр җиткерәчәкбез», – диде ул. Мэр район башлыклары эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиеш, дип ассызыклады. «Намус һәм абруй төшенчәсе бик мөһим, һәм эшмәкәр уңайлы мохит картасында объектының кызыл төс белән билгеләнүен күрәчәк, өстәвенә, мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чараларында пәйда булачак, күпләр бу хәлне төзәтергә теләячәк», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Моннан тыш, гамәлдәге программалар кысаларында да район башлыклары проблемаларны оператив хәл итәргә тиеш – шул исәптән дөрес урнаштырылмаган пандуслар белән бәйлеләрне дә. Мисал итеп Илсур Метшин «Сәйдәш» мәдәни үзәген китерде, анда пандусның тайгак өслекле булуы ачыкланды. «Мондый шелтәләр булырга тиеш түгел, була калса, аларны оператив тәртиптә хәл итәргә кирәк», – дип йөкләде шәһәр башлыгы.
Торак фонды өчен уңайлы мохитнең бердәм стандартлары
Казанда барлык яңа социаль объектларны һәм торак фондын тикшерәчәкләр. Шәһәр башлыгы иске йортлардагы хәлне төзәтеп булмавын, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр беренче катларда фатир сатып алырга мәҗбүр булуын ассызыклады. Әмма яңа йортларда һәм социаль объектларда уңайлы мохит таләпләре тулысынча үтәлергә тиеш.
«Бүген яңа йортларның ничек төзелүен, анда уңайлы мохитнең ничек булдырылуын карарга кирәк, аларда бердәм стандарт булырга тиеш», –дип ассызыклады Казан Мэры һәм яңа төзелеш объектларын тикшерергә кушты.
Тренерлар һәм тьюторларның составы арттырылачак
1-нче сентябрьдән шәһәрнең 15 спорт объектында физик мөмкинлекләре чикләнгән казанлыларга йөзү, флорбол, мини-футбол, иппотерапия, дәвалау физкультурасы белән бушлай шөгыльләнү өчен төркемнәр булдырылган. Бу мөмкинлектән 1 меңгә якын бала файдаланган. Инвалидлар белән эшләү буенча махсус курс узган тренерлар дәресләр үткәреп кенә калмыйча, спорт объектында озатып йөрүдә дә ярдәм итәләр.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, зур эш башкарылган, әмма түләүсез секцияләр турындагы мәгълүматны әти-әниләргә җиткерергә кирәк, шулай ук күбрәк тренерлар җәлеп итәргә кирәк. «Норматив буенча бер тренерга 5 бала туры килүен аңлыйм, әмма бу аз, белгечләр эзләргә, волонтерларны җәлеп итәргә кирәк. Безнең инфраструктура мөмкинлек бирә, бик күп җиһазландырылган спорт комплекслары бар, аларны максималь рәвештә кулланырга кирәк», – дип ышана Илсур Метшин.
Мэр Казанның югары уку йортлары, иреклеләр берләшмәсе белән хезмәттәшлек итәргә, волонтерларны җәлеп итәргә чакырды. «Югары уку йортлары белән кадрлар җитмәү турында фикер алышырга, студентлар арасыннан хезмәткәрләр табарга вакыт җитте. Бездә уку йортлары бар, әмма белгечләр юк, димәк, аларны әзерли башларга вакыт», – дип ассызыклады ул.
«Бергә җиңәбез»не халыкара дәрәҗәгә чыгарачаклар
Даун синдромлы затлар өчен «Бергә җиңәбез» Бөтенроссия турнирын халыкара дәрәҗәдә уздыру планлаштырыла. Әлеге инициатива белән физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, ярышлар инде Казанда өченче тапкыр уздырыла. Быел аларда илнең 29 төбәгеннән 107 спортчы катнашты. «Чарага Россиянең Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер да үз бәясен бирде, ул ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте», – дип хәбәр итте ул.
«Без әлеге спорт чарасын халыкара дәрәҗәдә уздырырлык дәрәҗәгә җиттек. Россия Спорт министрлыгындагы коллегаларыбызга мөрәҗәгать итү өчен тәкъдимнәр әзерләгез, бу яхшы вакыйга булачак, бигрәк тә шәһәрдә инфраструктура, кунакханәләр масштаблы ярышларны кабул итәргә мөмкинлек бирә», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.