(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь, Алина Бережная). Казан Мэры Илсур
Метшин ТР башкаласының Авиатөзелеш районындагы «Триумф» спорт комплексында
булып кайтты. Шәһәр башлыгы учреждениенең инфраструктурасы һәм мөмкинлекләре
чикләнгән кешеләр шөгыльләнә торган шартлар белән танышты, шулай ук инвалид
балалар тәрбияләүче ата-аналар белән аралашты.
Спорт комплексы буенча экскурсияне «Авиатор»
физкультура-спорт берләшмәсе «Олимпия резервы спорт мәктәбе» генераль директоры
Роман Ивачев үткәрде. Аның сүзләренә караганда, 2010 елда төзелгән спорт
комплексы Авиатөзелеш районында яшәүчеләр арасында зур популярлык казана, ул үз
эченә ике бассейн, тренажер залы, аэробика өчен зал, сауна, бильярд, шулай ук
боз аренасын ала.
«Триумф»та йөзү белән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр
дә шөгыльләнә. Спорт комплексы пандуслар, тактиль плитка, аз хәрәкәтләнүче
халык төркеме өчен бәдрәф белән җиһазландырылган, биредә лифт, шулай ук
коляскаларда йөрүче кешеләргә суга төшәргә мөмкинлек бирүче күтәрткечләр бар.
Хәзер спорт комплексында даими рәвештә йөзү белән сәламәтлекләре ягыннан
мөмкинлекләре чикләнгән 50-гә якын кеше шөгыльләнә, шуларның 30%-ы – балалар.
Дәресләр индивидуаль рәвештә дә, адаптив-физик культура буенча тренер белән
бишәр кешелек төркемнәрдә дә уза. Балалар белән бергә ата-аналарга да йөзү
рөхсәт ителә.
Шәһәр башлыгы әти-әниләр янәшәдә булмаганда балаларга
кем ярдәм итә дип кызыксынды. «Озата йөрүче бар, аны махсус төймә буенча
чакырталар, әмма хезмәт алай ук популяр түгел, еш кына 10 яшькә кадәрге балалар
йөри һәм әниләр баланы киенү-чишенү бүлмәсенә озата бара», – дип хәбәр итте
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов.
Шәһәр башлыгы шулай ук балалар спорт үзәгендә йөзү
белән шөгыльләнүче ата-аналар белән дә аралашты. «Безнең балалар өчен мөмкинлекләр
артканнан арта бара, алар башка балалар белән беррәттән спорт белән шөгыльләнә
һәм бу шатландыра», – дип билгеләп үтте үзенчәлекле бала әнисе Алла Чиж. Ул
шулай ук әниләр өчен бушлай фитнес белән шөгыльләнү дәресләрен оештыруны
тәкъдим итте, чөнки үзенчәлекле балаларның ата-аналарының, кагыйдә буларак,
үзләренә вакыт аз кала. «Бала йөзгән вакытта, без дә үзебезгә вакыт бүлеп бирә
алыр идек», – диде Алла Чиж. Илсур Метшин әлеге тәкъдимнең каралачагын билгеләп
үтте.
Альберт Салихов Казанда 37 муниципаль спорт объектының
җидесе мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен тулысынча җайлаштырылган, шул
исәптән коляскадагы инвалидлар өчен дә, объектларның 60%-ы начар күрүчеләр өчен
дә ачык, дип сөйләде. Объектларда юнәлеш бирә торган плиткалар, баскычлардагы
ачык төстәге наклейкалар, Брайль табличкалары, тактиль күрсәткечләр бар. «Бүген
иң проблемалы объектлар булып совет чорында төзелгән объектлар кала, бу – 18
спорт объекты. Аларның күбесендә коляскадагы инвалидлар өчен шартлар тудыру
мөмкинлеге юк, әмма шул ук вакытта объектлар башка категория инвалидлар өчен
җайлаштырыла», – дип сөйләде Альберт Салихов.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казанның спорт
учреждениеләре физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен төрле ярышлар һәм
турнирлар кабул итә. Шулай итеп, бу елда сәламәтлек үзенчәлекләре булган
300-дән артык кешене колачлап 7 чара үткәрелгән. «Бу сан яңа коронавирус йогышы
пандемиясе аркасында да бик зур күрсәткеч түгел, әмма без бу юнәлештә эшне
дәвам итәчәкбез, һәм ел саен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чаралар санын
арттырачакбыз», – дип хәбәр итте планнары турында Альберт Салихов.