(Казан шәһәре KZN.RU , 13-нче октябрь, Камилә
Гобәйдуллина). Кышкы сезонда Казан урамнарының чисталыгын 560 берәмлек махсус
техника һәм меңнән артык төзекләндерү предприятиесе хезмәткәрләре тәэмин
итәчәк, киләсе елга тагын 55 машина өстәмә рәвештә кайтарылачак. Транспорт эшен
юлларны чистартуның киңәйтелгән маршрутлары белән яңартылган мониторинг
системасы ярдәмендә контрольдә тотачаклар. Техниканың алдынгы эшләнешен һәм
кышка әзерлеген бүген Казан Мэры Илсур Метшин, шулай ук журналистлар өчен оештырылган
матбугат туры барышында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бәяләде. Алар «Горводзеленхоз»
МУП трестында булдылар, анда кар чистарту машиналары автопаркын карадылар һәм
предприятие хезмәткәрләре белән аралаштылар.
«15-нче октябрьдән башкала кышкы вакытта юлларны карап тотуга күчә.
Техниканың 93%-ы мондый шартларда эшкә күчерелгән инде, һәм бу яхшы саннар.
Төзекләндерү предприятиеләренә, подрядчыларга әле эшне төгәлләргә кирәк, әмма,
гомумән, барысы да әзер. Без техниканы яңартуны дәвам итәбез,моның өчен
Татарстан Президентына рәхмәт. Киләсе ел башына безгә өстәмә рәвештә кар
чистарту өчен 55 берәмлек техника кайтарылачак – шуларның 51-е катнаш юл
машинасы һәм 4 ротор», – дип сөйләде шәһәр башлыгы журналистларга.
Шәһәр башлыгы республика Президенты тарафыннан игълан ителгән Цифрлаштыру елы алдыннан төзекләндерү предприятиеләренең яңартылган навигация системасына күчүенә игътибар итте. И.Метшин сүзләренә караганда, Казан бу юнәлештә
җитди эшли. «Яңалыклар төзекләндерү предприятиеләренә кагылды. Без 22 млн
квадрат метр юллларны чистартабыз. Территория буенча бу Монаконың 10 кенәзлеге
төсле. 1950 км юлларны – бу Казаннан Варшавага кадәр. Безнең бурыч –
территорияне һәрвакыт сыйфатлы итеп җыештырып, бу процессны контрольдә тоту», –
дип ассызыклады ул.
Матбугат турында катнашучыларга яңартылган навигация системасы
мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Сигнал сыйфатын күтәрү һәм мәгълүматларны
оператив алу өчен белгечләр бердәм операторга күчтеләр һәм махсус техникага өстәмә
датчиклар урнаштырдылар. Системага урамнарны колачлап юлларны җыештыру
маршрутлары кертелде – алар 46-га якын. Маршрутлар өч сценарийга бүленгән:
беренчесе – штаттагы кар яву, икенчесе – урта интенсивлыкта кар яву, өченчесе –
гадәттән тыш хәлләр өчен. «Бу ел башында безнең алда махсус техника эшен
контрольдә тоту һәм бәяләү системасын кертү бурычы тора. Аны үтәү өчен без
маршрутлар узуны контрольдә тоту функционалын гамәлгә ашырдык, аның ярдәмендә
планны һәм аның үтәлешен чагыштырырга мөмкин. Без һәр катнаш юл машинасы
конкрет маршрутка бәйләргә һәм үтәлешне бәяләргә мөмкинбез. Без сынауны җәйге
су сибү системасында уздырдык», – дип билгеләде Казан Башкарма комитетының
мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы урынбасары Александр
Костоусов.
Яңартылган навигация системасының үзенчәлеге шунда: ул кайсы урамнарга
махсус техника кермәгәнлеген күзәтеп торырга, кайда ул тиешле сыйфатта
башкарылмаганын, ә нинди локацияләрне яхшырак итеп җыештырырга кирәклеген
күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк. Алынган мәгълүмат нигезендә подрядчы
оешмалар эш графигына оператив рәвештә төзәтмәләр кертә алачаклар. Моннан тыш,
гамәлгә кертелгән эшләнмәләр ярдәмендә машинаның тизлеген һәм бурычларны үтәү
вакытын күзәтергә мөмкин. «Бу халыкның шикаятьләре белән дә эшләргә ярдәм итәчәк.
Без машинаның кайда булуын, аның шикаять килгән урында булу-булмавын күрә
алачакбыз. Бу шикаятькә җавап бирүче бүлекчә мәгълүматтан файдалана һәм
аргументлар китереп җавап бирәчәк. Бүген барлык предприятиеләрдә дә барысы да
урнаштырылган инде, системага финал тоташуы бара. Шуны да билгеләп үтәсе килә,
болар барысы да әлегә эксперименталь, әмма без барлык проблемалы мәсьәләләр
өстендә эшләргә һәм бетерергә ниятлибез», – дип өстәде А.Костоусов.
Системада ачык зәңгәр төс белән су сибү буенча эшләр билгеләнгән, яшел
белән –машина элек бирелгән маршрут буенча узган, сыек зәңгәр – техника
билгеләнгән маршруттан читкә чыккан, ә кызыл – маршрут узылмаган. «Без моның
өстендә һәрвакыт эшләдек. Әмма хәзер җиңелрәк һәм уңайлырак булачак. Бу шундый
яхшыртылган вариант, ул безгә барлык урамнарны күрергә мөмкинлек бирәчәк», –
диде «Горводзеленхоз» генераль директоры Роза Җәббарова.
«Бу бик кирәкле программа, чөнки бездә 560 берәмлек техника бар.
Машина йөртүчеләрнең дөресен әйтәм дигән сүзенә һәм намусына гына таяна
алмыйбыз. Бу бюджет акчалары һәм чыгымнар да туры килергә тиеш. Кешеләр чиста урамнар һәм юллар көтә.
Октябрь-ноябрь айларында барысын да эшләп бетерәчәкбез, һәм система
предприятиеләр һәм район администрацияләре эшен җиңеләйтер», – дип билгеләде
Мэр.
Казанда чистартыла торган 22 млн кв.метрның 4 млн кв. метрына якыны
тротуарларга туры килә. Киләсе елда җыештырыла торган территорияләр мәйданы 300
мең кв.метрга артачак – махсус техника маршрутларына Горький шоссесы дублер
юлының 1-нче участогы, «Салават күпере-2» микрорайонындагы юллар, ТАССРның 100
еллыгы магистрале, Тихорецкий урамы буенча БКК участогы, Оренбург трактындагы
борылыш төене өстәләчәк. Шулай ук үсеш юлларны реконструкцияләү һәм тротуарлар
төзү хисабына булачак.
Бүгенге көндә Казанның төзекләндерү предприятиеләрендә 600-дән артык
машина йөртүче-механизатор һәм 550 юл эшчесе эшли. 2 тулы сменада эшләү өчен 1
меңгә якын кеше җитми. Предприятие хезмәткәрләре арасында яшьләр күп, аерым
алганда, шәһәр башлыгы Кировтан армия хезмәтеннән соң килгән хезмәткәрләрнең
берсе белән аралашты. «Төзекләндерү өлкәсе хезмәткәрләре арасында мондый яшь
кешеләрне күрү бик сөенечле. Кайберәүләр башка шәһәрләрдән һәм алар Казанда
яшәүче булырга әзер. Бу бик шатландыра», – диде Мэр.
Тулаем алганда, И.Метшин билгеләп үткәнчә, техника эшкә әзер, әмма
һәрвакыт һава торышыннан сюрпризлар булырга мөмкин. «Без кышкы сезонга әзер.
Әмма кышын бураннар да, көртләр дә була. Башка эш – теләсә кайсы очракта
предприятиеләр тәүлек эчендә барысын да башкарып чыгарга тиеш. Техника, җәмәгать
транспорты һәм авария хезмәтләре ирекле йөрергә тиеш. Халыкка да шуны әйтәсе
килә, алар карарларны бергәләп кабул итәргә тиеш. Моннан техниканың кайчан һәм
кайсы вакытта ишегалдына җыештыруга керүе дә бәйле булачак», – дип нәтиҗә ясады
шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү предприятиеләренең кышкы эш режимы
киләсе елның апреленә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда подрядчы оешмаларның
диспетчерлык хезмәтләре тәүлек буе эшли торган эш режимына күчереләчәк.