(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь, Алина Бережная). Казан Мэры Илсур
Метшин халыкны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә
күзәтчелек федераль хезмәте кушканнарны, шулай ук бүген үз көченә кергән
санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә өстәмә чикләүләр турында ТР
Хөкүмәте карарыннан барлык күрсәтмәләрне үтәргә чакырды. «Яңа карарның максаты
– республикада авыруның таралуын тоткарлау» – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, озак вакытлар республика
коронавирус таралу темпларын тоткарлый алды, әмма соңгы көннәрдә бик киеренке
хәл башланды. «Быел күп кенә төбәкләр инде җәй көне үк чикләүләр керттеләр,
Мәскәү июнь аенда эшләми торган атна игълан итте, фудкордлар ябылды, күңел ачу
чараларын гамәлдән чыгардылар. Татарстан тискәре сценарийны булдырмый калды,
безгә чикләүләр кертергә туры килмәде һәм авыру таралмады, – дип сөйләде Илсур
Метшин, – Медицина учреждениеләре, ничек кенә авыр булмасын, яңа шартларда эшне
яңадан кордылар, әмма көзге вәзгыять шундый – хәзерге вакытта авыруның иң
кызган чагы теркәлгән».
Коронавирус инфекциясенең таралу темпларын бары тик
вакцинация генә тоткарларга мөмкин, дип искә төшерде Казанның Сәламәтлек саклау
идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рамил Мөхәмәтдинов. Бүгенге көндә
Казанда 367 мең 930 кешегә прививка ясатылган, бу өлкән яшьтәгеләрнең 37,7%-ын
тәшкил итә. Шуларның 84 мең 700-е – 60 яшьтән өлкәнрәкләр, яки барлык
өлкәннәрнең 32,6 проценты. «8-нче октябрьдән 10-нчы октябрьгә кадәрге чорда,
алдагы чор белән чагыштырганда, тәүлеккә прививка ясатучылар саны бер тапкыр
арткан – көненә 1,5 меңнән 4 меңгә кадәр», – дип хәбәр итте Рамил Мөхәмәтдинов.
Ул ассызыклаганча, санитар-эпидемиологик вәзгыятьне
ОРВИ белән авыручылар санының сезонлы артуы катлауландыра. «Мөрәҗәгать итүнең
һәр очрагы инфекцияне раслау-расламау өчен тулы күләмдә тикшеренүләр таләп итә.
Чөнки авыру коронавирус инфекциясе ихтималы буларак карала», – дип белдерде ул.
Сентябрьнең беренче декадасыннан алып хәзерге көнгә
кадәр «ОРВИ, пневмония» сәбәпле ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырулар саны атнага
2320-дән 3500-гә кадәр, яки тәүлегенә 330-дан 500-гә кадәр артты. Күрсәтелгән
чорда шулай ук вакытлыча оештырылган госпитальләргә (Республика клиник
хастаханәсе, Республика йогышлы авырулар хастаханәсе, 7-нче номерлы шәһәр
хастаханәсе) тәүлегенә мөрәҗәгать итүләр саны 380-нән 640-ка кадәр артты, алар
кабул итү-диагностика бүлекләре шартларында яңа коронавирус йогышын
диагностикалауны тәэмин итәләр һәм пациентларны госпитализацияләүнең кирәкме-юкмы
икәнен билгелиләр. «Вакытлы йогышлы авырулар госпитальләре бик киеренке режимда
эшлиләр, ләкин пациентларны кирәкле күләмдә госпитализацияләүне тәэмин итәләр.
Даими рәвештә койка фондына ихтыяҗ мониторингы үткәрелә һәм кирәк булса, аның
артуы күзәтелә», – дип хәбәр итте Рамил Мөхәмәтдинов.
ПЦР тикшерүләр саны артты, шуңа бәйле рәвештә
пациентларның нәтиҗәләрне көтү вакыты да озайды.
Илсур Метшин район башлыкларына һәм Казан Башкарма
комитетының структур бүлекчәләре башлыкларына көн саен санитар-эпидемиологик
хәл турында хисап бирергә кушты. «Барысы да үз блогын алып барырга, көн саен,
шул исәптән проблемалар турында да хәбәр итәргә тиеш», – дип игълан итте шәһәр
башлыгы.
Ул шулай ук шәһәрлеләрне үзләрен сакларга чакырды. «Дәвалау
учреждениеләре артыгы белән тулган, вәзгыять катлаулы, без мондый хәл белән
әлегә кадәр очрашмадык. Шәһәр, республика медицинасы үз эшен башкара, әмма эш
мөмкинлекләр чигендә алып барыла. Бер-беребезне саклыйк! Кулланучылар
хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте
кушканнарны, республика Хөкүмәте карарында язылган күрсәтмәләрне төгәл үтәргә
кирәк», – дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Казанлыларга уңайлы булсын өчен олылар
сырхауханәләрендә һәм медицина учреждениеләрендә урнашмаган вакцинация пунктлары
эшләрен дәвам итә.
Вакцинацияләүнең мобиль
пунктлары:
«Сәйдәш» мәдәни үзәге (Ершов урамы, 57а), дүшәмбе-җомга көннәрендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр;
•
«Мәскәү» мәдәни үзәге (Академик Королев урамы, 47), дүшәмбе-шимбә көннәрендә 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр;
В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында (Копылов урамы, 2а), дүшәмбе-җомга көннәрендә 13:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр;
•
«Сбербанк» офисы (Пушкин урамы, 4), дүшәмбе-җомга көннәрендә 9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр.
«Мега» сәүдә үзәгендә (Җиңү Проспекты, 141) вакцинация
үзәккә төп керү юлында урнашкан IKEA җәйге кафесының пыяла бинасында үткәрелә.
Биредә 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр прививканы теләгән һәркем ясый ала.
Вакцинация пунктлары «Южный» сәүдә үзәгендә (Җиңү Проспекты, 91) һәм «Парк Хаус»
сәүдә үзәгендә (Ямашев проспекты, 46) шундый ук график буенча кабул итәләр,
ләкин COVID-19 каршы кабат вакцинацияләнүчеләрне һәм QR-код белән коронавируска
каршы вакцинация сертификаты булган очракта гриппка каршы прививка ясарга
теләүчеләрне генә.