(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь, Ксения Швецова).
15-нче октябрьдә Бөтенроссия халык санын алу башлана, ул 14-нче ноябрьгә кадәр
дәвам итәчәк. Анда казанлылар өч ысулның берсен сайлап катнаша ала: исәпкә
алучыны үз өендә көтеп алып, якындагы стационар исәпкә алу участогына барып,
яки үзенә уңайлы вакытта РФ Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә –
моны телефон, планшет яки компьютер аркылы эшләргә мөмкин булачак. «Интернет-исәпкә
алу – илне цифрлаштыру юлында чираттагы адым. Аны, без булган яңа мөмкинлекләрдән
файдаланып, лаеклы рәвештә үткәрергә тиеш», – диде бүгенге эшлекле дүшәмбедә
Казан Мэры Илсур Метшин.
«Чиратларда тору, катлар буенча йөрү, кәгазьләрне күчерү зарурлыгы кими»
Алда торган халык санын алу цифрлы форматта беренче тапкыр узачак. «Халык
санын исәпкә алу – халык санын билгеләү бурычы гына түгел. Бу ил, шәһәр,
республика территориясендә теге яки бу илкүләм проектларны тормышка ашыру
фаразларының сыйфаты да, – дип ассызыклады И.Метшин. – Пандемияне исәпкә алып,
без халык санын алуны үткәрүгә төзәтмәләр кертергә тиеш. Бу безнең өчен яңа,
әмма белә торган эш: Казан инде өченче ел муниципаль хезмәтләрне цифрлы
форматка күчерү юлы белән бара. Бу – эшчәнлекнең бер этабы».
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров аңлатканча, ЕСИАда
стандарт яки расланган исәпкә алу язмасы булган кешеләр дәүләт хезмәтләренең
бердәм порталында исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль тутыра яки КФҮ офисларында
исәпкә алу уза алачаклар. «Бу Россия өчен яңа халык санын алу ысулы, респондент
белән электрон исәпкә алу кәгазе арасында арадашчы юк, – дип билгеләп үтте
И.Шакиров. – Шул ук вакытта яшәүчеләр үз-үзен генә түгел, ә үз хуҗалыгындагы
әгъзаларын да исәпкә алу мөмкинлегенә ия булачак».
Интернет-исәпкә алуның һәр катнашучысы сан алуны раслау сыйфатында
цифрлы һәм QR-код алачак. Цифрлы һәм QR-кодларны гражданинның дәүләт хезмәтләре
бердәм порталының шәхси кабинетына, шулай ук күрсәтелгән башка элемтә каналлары
буенча җибәрәчәкләр. И.Шакиров сүзләренә караганда, җанисәптә катнашуның мондый
варианты вакытны экономияләүдән тыш, куркынычсызлыкны да гарантияли, чөнки
өстәмә социаль элемтәләр таләп итми. Барлык халык санын алу мәгълүматлары
сакланачак, аларны шифрланган рәвештә тапшырачаклар. Әгәр кешегә, җанисәп
вакытында сорауларга җавап бирә башлап, бүленергә туры килсә, барлык җаваплар
сакланачак һәм кабат әйләнеп килгәч, ул сорауларга җавап бирүне дәвам итә
алачак. Төп шарт – моны электрон исәпкә алу чоры тәмамланганчы эшләү.
Шәһәр халкы өчен интернет-исәпкә алу, шулай ук башка хезмәтләрне
электрон форматта алу мөмкинлеге – бу уңайлы тормыш шарты, дип саный И.Метшин. «Чиратларда
тору, катлар буенча йөрү, бер кабинеттан икенчесенә күп санда кәгазь күчерү
зарурлыгы кими. Бу эш сыйфатына йогынты ясый торган уңайлык», – диде ул.
Зәңгәр шарфларда 2,7 мең исәпкә алучы һәм 47 стационар исәпкә алу пункты
Шулай ук исәпкә алуның башка вариантлары ачык булачак, дип билгеләп үтте
И.Шакиров. Шулай итеп, интернет-исәпкә алу белән беррәттән халык санын алучылар
тарафыннан халык арасында сораштыру да уздырылачак. Планшетлар белән исәпкә
алучылар барлык фатирларны һәм йортларны йөреп чыгачак, интернет-исәпкә алу
узмаган халыкны сорашачак, килеп туган сораулар буенча консультация бирәчәкләр,
исәпкә алу бланкларын тутырганда ярдәм итәчәк. Исәпкә алу кәгазьләренең кәгазь
формалары бары тик халык турында мәгълүмат җыюның резерв ысулы буларак кына
кулланылачак.
«Исәпкә алучылар үзләре белән паспорт күрсәткән очракта гамәлдә булган
таныклыкка, махсус экипировка – халык санын алу символикасы төшерелгән зәңгәр
шарф, электрон рәвештә мәгълүмат җыю өчен планшет, тәүлекнең караңгы вакытында
эшләү өчен фонарь, халык санын алу символикасы төшерелгән зәңгәр жилетка, «Росстат»
язуы төшерелгән зәңгәр төстәге портфельгә ия булачак. Барлык исәпкә алучылар да
эчке эшләр органнары тарафыннан хөкем ителмәгәнлеккә тикшерелде», – дип хәбәр
итте Илдар Шакиров.
Исәпкә алу кәгазьләре бары тик сораштырылучылар сүзләреннән генә
тутырыла, раслау өчен бернинди документлар да кирәк түгел. Исәпкә алу
кәгазьләрендә керем күләме турындагы сораулар каралмаган һәм исәпкә алучылар
аларны бирергә хокуклы түгел. «Халык санын алу – тулаем конфиденциаль,
нәтиҗәләрне формалаштыру заты билгелеле булмаган мәгълүматлар нигезендә гамәлгә
ашырыла», – дип ассызыклады И.Шакиров.
Сан алуга барлыгы 2718 кеше җәлеп ителәчәк, шуларның 2310-ы – хисап
участокларында исәпкә алучы, 386 контролер, 12 инструктор, 10 вәкаләтле вәкил.
Моннан тыш, халык санын алу беренче тапкыр иреклеләр берләшмәсе ярдәме белән
узачак, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Аның сүзләренә
караганда, ирекле ярдәмчеләр халык санын алу турында халыкка мәгълүмат һәм
консультацияләр бирәчәк. 116 кеше инде волонтерлар сыйфатында җанисәптә
катнашуга гариза биргән.
Шулай ук 47 кеше стационар исәпкә алу участокларында эшләячәк. Анда теләгән кешеләр халык санын алуда
катнаша алачак.
Халык санын алу чорында Россия Эчке эшләр министрлыгы халык турында
мәгълүмат җыючы затларның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.
Казанда халык санын алу белән бәйле барлык сораулар буенча
+7(843)221-78-78 кайнар линия телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Халык санын алуның башлангыч нәтиҗәләрен 2022 елның 4 кварталында игълан
итү күздә тотыла.