(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). 15-нче октябрьдән
Казанның юл хезмәтләре кышкы эш режимына күчәчәк, ул киләсе елның апреленә
кадәр дәвам итәчәк. Техника эшен яңартылган навигация системасы ярдәмендә
контрольдә тотачаклар – транспортта өстәмә датчиклар урнаштырылачак һәм бердәм
операторга күчү башкарылачак. «Электрон рәвештә проблеманы хәл итеп булмый,
әмма, шуңа да карамастан, быел кертелә торган яңалык уңай якка сизелерлек
үзгәрешләр кертергә тиеш. Барысын да шәхси контрольдә тотачакбыз. Беренче кар
явуга, эшнең сыйфатын карыйбыз. Бу бик мөһим, чөнки без 22 млн квадрат метрдан
артык юлга хезмәт күрсәтәбез. Гади тикшерү мондый санны контрольдә тотарга
мөмкинлек бирми, ә бу система бюджет акчаларын рациональ тотарга һәм
җыештыруның сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», – диде бүген Башкарма
комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы, халык мөрәҗәгатьләренә тиз арада җавап бирү өчен, халык
белән элемтәне җайга салырга кирәклеген ассызыклады. «Бу системаны халык өчен
уңайлы итәргә кирәк, алар онлайн режимда барысын да күрсеннәр һәм мөстәкыйль
рәвештә тикшереп торсыннар өчен. Әйдәгез, бу эшне халык белән диалогта алып
барыйк», – дип өстәде ул.
Кышкы шартларда эшләү өчен техниканың 93% ы әзер
Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибраһимов
сүзләренә караганда, юлларны чистарту маршрутлары яңартылган системага
кертелгән. Маршрутлар өч сценарийга бүленгән: штатлы кар яву, уртача
интенсивлыкта кар яву һәм гадәттән тыш хәлләр өчен. Система кайсы урамнарның
әле чистартылмаганын, кайда ул сыйфатлы итеп башкарылмаганын, нинди
локацияләрне интенсиврак җыештырырга кирәклеген күзәтеп торырга мөмкинлек
бирәчәк. Алынган мәгълүмат нигезендә, подрядчы оешмалар эш графигына оператив
рәвештә төзәтмәләр кертә алачаклар», – диде ул. Халык район администрацияләренә
тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итеп, юлларны җыештыру сыйфатын үзләре дә
контрольдә тота ала, шулай ук «Халык контроле» системасы һәм социаль челтәрләр
аша кисәтүләр калдыра ала.
Шулай ук сезон башыннан подрядчы оешмаларның диспетчерлык хезмәтләре
тәүлек буе эшли торган эш режимына күчәчәк. Бүгенге көндә шәһәрдә кышкы техника
паркы 560 берәмлектән тора, алар гомуми озынлыгы 1950 км дан артык булган
юлларны чистартачак. Кышкы шартларда эшләргә 93% әзер инде. Калган техниканы
сезонга яңадан җиһазлауны дәвам итәләр. 15-нче октябрьгә әзерлекне 100%-ка
тәмамлау планлаштырыла.
«Техниканың югары тузуын билгеләп үтәргә кирәк, ул 40% тәшкил итә. Шул
ук вакытта беренче чират операцияләрен башкару өчен катнаш юл машиналарының
тузуы 70%-ка җитә. Хәзерге вакытта без җыештыру техникасын сатып алу өстендә
эшлибез һәм булганнарын ремонтлыйбыз», – диде спикер. Мэр ярдәме белән һәм
Татарстан Президенты ярдәме белән республика бюджеты хисабына «Бошунг» исемле
катнаш-юл машиналарына ремонт ясала. Ел ахырына кадәр 20 транспорт берәмлеген
тәртипкә китерү планлаштырыла, тагын 3-е киләсе елда төзекләндерәчәкләр. Моннан
тыш, 2022 елда өстәмә рәвештә 51 катнаш юл машинасы һәм 4 роторлы кар
чистарткыч сатып алу планлаштырыла.
«Һава торышы кискен начарайган һәм «Буран» оператив планы кертелгән очракта,
без кыска вакыт эчендә, кар яву нәтиҗәләрен бетерүдә эшләүче техниканың гомуми
санын мең берәмлеккә җиткерү белән, чит оешмалардан 350 берәмлеккә кадәр
техника җәлеп итә алачакбыз», – дип белдерде А.Ибраһимов.
Спикер шулай ук предприятиеләрнең кышкы чорга әзерлегенә арадаш тикшерү
үткәрелүе турында да сөйләде. «Бүгенге көндә юлларны карап тотуда эшләүче
предприятиеләрдә машина йөртүче механизаторларга 30 процент кытлык бар.
Нәтиҗәдә, персонал техника эшен смена ярымда тулысынча тәэмин итәчәк. Хәзерге
вакытта предприятиеләр кадрлар җәлеп итү белән шөгыльләнә. Хезмәт хакы күләме
арта, юл-төзелеш оешмалары белән килешү бер сезонга төзелә, кышкы чорга белгечләрне
җәлеп итү өчен тирә-яктагы районнар йөреп чыгыла. Ноябрь башына без тулы
күләмдә ике смена эшен тәэмин итәргә исәп тотабыз», – дип өстәде ул. Техниканың
һәм юл хезмәтләренең әзерлеген йомгаклау тикшерүе 25-нче октябрьгә кадәр
үткәреләчәк. Махсус ведомствоара комиссия әгъзалары базаларның торышын,
техниканың әзерлеген һәм машина йөртүчеләр белән комплектлануын тикшерәчәк.
Шәһәрдә бозлавыкка каршы эшкәртүнең катнаш методы кулланылачак
А.Ибраһимов билгеләп үткәнчә, бозлавыкка каршы эшкәртү реагентлар һәм
ком-тоз катнашмасын кулланып башкарылачак – 80 мең тонна катнашма һәм 5 мең
тонна реагент әзерләнгән. Белгечләр ике елга исәпләнгән өстәмә 27 мең тонна
реагент белән тәэмин итүгә контракт төзегән инде. Алар белән 10 млн. кв. м
мәйданлы юллар эшкәртеләчәк.
«Узган сезон тәҗрибәсен исәпкә алып, алдагы чорда бозлавыкка каршы
эшкәртүнең катнаш методын интенсив һәм озак кар яву чорында тәэсир итү
диапазоны 35-50 градуска кадәр булган каты реагент кына кулланачакбыз. Штаттагы
һава торышы шартларында һәм саклык чараларын башкарганда ике фазалы реагент
кулланылачак. Шул ук вакытта сатып алына торган реагентлар куркынычсыз һәм
барлык кирәкле экологик бәяләмәләргә һәм рөхсәтләргә ия», – дип сөйләде
докладчы.
А.Ибраһимов сүзләренә караганда, тәүлегенә 15 мең 600 кубометрлы 7 кар
эретү пунктын әзерләү төгәлләнеп килә. Урта интенсивлыктагы кар яуганда, бу
вакытлыча чүплекләрне кулланмыйча гына карны тулысынча утильләштерергә
мөмкинлек бирәчәк. Гадәттән тыш хәлләр вакытында 6 вакытлыча саклау урыны
өстәмә килештерелә.
«Бу атнада без техниканың әзерлеген бәяләячәкбез. Кагыйдә буларак, без
даими рәвештә төзекләндерү предприятиеләренә техниканы карарга чыгабыз. Кадрлар
мәсьәләсе, кагыйдә буларак, соңгы вакытта барлык өлкәләрдә дә иң кискен
мәсьәлә. Моңа калган вакытта аерым игътибар бирәчәкбез», – дип нәтиҗә ясады
Мэр.