(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Алина Бережная).
Татарстан Республикасы башкаласында тузган торактан кешеләрне күчерү
программасының икенче этабын гамәлгә ашыру дәвам итә – аңа 2017 елның 1-нче
гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган йортлар керде. Гомумән алганда,
2019 һәм 2020 еллар программасы этаплары буенча 147 гаилә яңа төзекләндерелгән
фатирларга күчкән. 2022 ел ахырына кадәр 294 кеше яшәгән 100 торак йортка тагын
13 авария хәлендәге йортны күчерү планлаштырыла. Бу хакта бүген башкала Ратушасында
узган Казан шәһәр думасының IX сессиясендә шәһәрнең Торак сәясәте идарәсе
башлыгы Ренат Шәмсетдинов сөйләде.
Казан Мэры Илсур Метшин тиздән программа тәмамланыр дип өмет белдерде. «Авария
хәлендәге торак фонды мәсьәләсендә тоннель ахырындагы ут күренә башлады.
Гражданнарны күчерү программасын тормышка ашыру вакыты алты этаптан дүрткә
кадәр кыскартылды. Якын киләчәктә без бу программаны да тәмамлый алырбыз дип
өметләнәм», – дип билгеләп үтте ул.
Ренат Шәмсетдинов искә төшергәнчә, Казанның иске торак фондын бетерү
1996 елда ук башланган, аны Татарстан Республикасының беренче Президенты
Минтимер Шәймиев башлап җибәргән. Гомумән алганда, 2005 елга кадәр 5,5 мең йорт
күчерелгән, 33 меңнән артык Казан гаиләсе яңа фатирларга күченгән. Алар өчен 2
млн кв.м артык торак төзелгән. «Тузган торактан күчерүнең мондый масштаблары
Россиянең бер генә төбәге белән дә чагыштырырлык булмаса да, күрсәтелгән чорда
барлык иске йортларны күчереп бетереп булмады», – дип белдерде Ренат
Шәмсетдинов.
2008 елда «Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды
турында» федераль закон үз көченә керде. Ул программаны федераль үзәк ягыннан
да финанслауны күздә тота һәм авария хәлендәге йортлардан күчерү срокларын
бүлә.
Беренче этапка 2012 елның 1-нче гыйнварына кадәр авария хәлендә дип
танылган йортлар керде. Аның кысаларында 109 авария хәлендәге йорттан күчерү
мөмкин булды, аларда 3,5 меңнән артык шәһәрле яши иде. Программаны финанслау
күләме 1,9 млрд сум тәшкил итте. «Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күчерү шулай
ук шәһәрнең азат ителгән муниципаль торак фондыннан фатирлар бирү юлы белән дә
башкарылды. Шулай итеп, үз көчебез белән 573 торак бинаны күчерү мөмкин булды»,
– диде Ренат Шәмсетдинов.
Бүгенге көндә Казанда икенче этапны, аерым алганда, 2017 елның 1-нче
гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган йортлар кергән муниципаль
программаны тормышка ашыру дәвам итә. Финанслауның гомуми күләме 974,9 млн сум
тәшкил итте. Программаны гамәлгә ашыру алдан бара, дип ассызыклады спикер. «Республика
җитәкчелеге ярдәмендә без 2025 елдан 2023 елга кадәр гамәлгә ашыру срокларын
киметә алдык», – дип билгеләп үтте Торак сәясәте идарәсе башлыгы.
Беренче өч ел буенча программа үтәлде инде. «Сентябрьдә ТР Төзелеш,
архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән тыгыз эш алып
барганда, без 2022 ел этабын гамәлгә ашыру эшенә вакытыннан алда керештек.
Фатирлар алуга аукцион игълан ителде. Ноябрьдә торак биналар шәһәрнең
муниципаль милкенә кабул ителәчәк», – дип сөйләде спикер. 18 авария хәлендәге
йортларны күчерү планлаштырыла, яңа фатирларга 681 кеше күчәчәк.
Исегезгә төшерәбез, милекчеләргә – милеккә, ә яллаучыларга – социаль
наем шартнамәләре буенча, элеккеге бүлмәләр саны белән, яңа төзекләндерелгән
фатирлар бушлай бирелә. Заманча стандартлар буенча төзелгән фатирларның мәйданы
аларның иске торак мәйданыннан 30-40%-ка зуррак, һәм казанлылар бу өстәмә
квадрат метрларны түләүсез ала.
Шулай ук август ахырында Россия Президенты Владимир Путин 2021 елның
гыйнварына авария хәлендә дип танылган йортлардан күчерү буенча яңа программаны
эшләтеп җибәрергә өндәде. Казанда шундый 49 йорт исәпләнә. Моннан тыш, агымдагы
елда тагын 11 йорт авария хәлендә дип табылды, аларда 128 гаилә яши.
Казан Мэры ассызыклаганча, авария хәлендәге торактан кешеләрне күчерү
мәсьәләсе аерым контрольдә булырга тиеш. «Без гамәлдәге муниципаль программага
кермәгән авария хәлендәге йортлардан күчерү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш. Бу мәсьәлә
Россия Президенты Владимир Путинның аерым игътибар зонасында, ул хөкүмәткә
авария хәлендәге торактан күчерүне тизләтүне йөкләде. Без яңа программаны
эшләтеп җибәрүгә максималь әзер булырга тиеш», – дип ассызыклады Илсур Метшин.