(Казан
шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Алина Бережная). Соңгы 5 елда Казанның 13 меңнән
артык гаиләсе торак шартларын яхшырткан. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының
IX сессиясендә Башкарма комитетның Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат
Шәмсетдинов хәбәр итте. Казан Мэры Илсур Метшин яңа фатирларга күчкән гаиләләр саны шәһәр территориясендә
уңышлы тормышка ашырыла торган программалар турында сөйли, дип ассызыклады.
«Бүген
шәһәрдә муниципаль, шулай ук республика һәм федераль программалар кысаларында
нәтиҗәле инструментлар уңышлы гамәлгә ашырыла. Тулаем алганда, без яхшы темпта
барабыз, 5 ел эчендә 13 мең гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртты – бу
безнең өчен бу юнәлештә алып барылган эшнең ачык индикаторы, – дип билгеләде
Илсур Метшин. – Гражданнарның торак шартларын яхшырту – безнең өстенлекле юнәлешләрнең берсе».
Казанда
яшәүчеләр арасында да, гомумән алганда, татарстанлылар арасында да 2005 елдан
бирле гамәлдә булган социаль ипотека программасы иң кирәклесе булып кала бирә, дип искәртте Ренат
Шәмсетдинов. Искәртеп узабыз, 2020 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары
белән социаль ипотека программасында катнашу мөмкинлеге яшь гаиләләргә дә бирелде.
Федераль һәм
республика программаларыннан тыш, Казанда 14 ел дәвамында «Шәһәрлеләргә торак» муниципаль программасы тормышка
ашырыла. Программада катнашучылар фатирларны рассрочкага 7% белән ала. Шул ук вакытта ремонт
ясалган фатирларның
бәясе базарныкыннан 20%-ка түбәнрәк. «Казанда яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр күп булу сәбәпле, «Шәһәрлеләргә
торак» программасында катнашучы гражданнар категорияләре исемлеге киңәйтелде –
аңа Казан территориясендә теркәлмәгән гражданнар да кертелде. Соңгы ике ел дәвамында Татарстан
башкаласында эшкә урнашып эшләү җитә», – дип хәбәр итте Ренат Шәмсетдинов.
Яшь һәм күп
балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өстенлекле бурычларның берсе булып
кала. 2012 елдан «Казанда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» профильле программасы
кысаларында 331 яшь гаилә торак сатып алуга социаль түләүләр алган. «Күп балалы
гаиләләргә республика бюджеты акчалары исәбеннән сертификатлар бирелә, алар
акчасына гаиләләр социаль ипотека программасына кергән
йортлардан фатир ала», –
дип билгеләп үтте Р.Шәмсетдинов.
Спикер
билгеләп үткәнчә, бүген Казанда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә
алынган барлык ветераннар һәм аларның гаилә әгъзалары торак белән тәэмин
ителгән. Бу максатларга 1,5 млрд. сум бүлеп бирелгән. Әйтик, программа эшли
башлаганнан бирле – 2006 елдан башлап – 1624
катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары үзләренең торак шартларын яхшырттылар. «Коммерция
базарында торак сатып алу өчен субсидия акчалары җитәрлек булмау сәбәпле,
республика җитәкчелеге ветераннарга бары тик субсидия хисабына социаль ипотека
программасы буенча төзелгән йортларда 36 кв.м мәйданлы бер бүлмәле фатирлар
сатып алу мөмкинлеген бирергә карар кылды», – дип сөйләде Ренат Шәмсетдинов.
Ветеран ике
яки өч бүлмәле фатир сатып алырга мөмкин, бу очракта аерманы мөстәкыйль рәвештә
түләргә туры киләчәк.
Шулай ук
дәүләт программасы кысаларында федераль бюджеттан хәрби хәрәкәтләр
ветераннарын, хәрби хезмәттән азат гражданнарга, Чернобыль атом
электростанциясендәге авария ликвидаторларын, Ерак Төньяк районнарыннан чыгып
китәргә мәҗбүр булган кешеләрне торак белән тәэмин итү өчен акчалар бирелә. 2010
елдан әлеге категориядәге 1032 кеше 900 млн. сумга үзләренең торак шартларын
яхшыртты. Ренат
Шәмсетдинов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә хәрби хезмәттән азат кешеләрнең
торак белән тәэмин итү
буенча чираты
бетерелгән диярлек.
Казан
Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы ассызыклаганча, муниципаль
торак фонды бары тик бушатылган торак хисабына гына тулылана. «Идарә буш торган
торак биналарны ачыклау буенча интенсив эш алып бара. Соңгы 9 айда без суд
тәртибендә чиратта торучыларны тәэмин итүче 37 торак бинаны бушаттык», - дип
сөйләде ул.
Р.Шәмсетдинов
чыгышыннан соң депутатлар спикерга берничә сорау бирде. Аерым алганда, Лилия
Бакулина бушатылган торак реестрын формалаштыруның ничек баруы белән
кызыксынды. Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы идарәче
компанияләр, шәһәрлеләр һәм участковыйлар зур ярдәм күрсәтә, алар теге яки бу
бинаның азат ителүе
турында хәбәр итә, дип аңлатты. «Процесс шактый авыр, ул нотариус аша яисә суд
тәртибендә үткәрелә һәм 6 айдан 1 елга кадәр бара», - дип хәбәр итте Ренат
Шәмсетдинов.