(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Ксения Швецова). Бүген дүртенче
чакырылыш Казан шәһәр Думасының IХ сессиясе утырышында Илсур Метшин Татарстан
башкаласы үсешенә зур өлеш керткән казанлыларга бүләкләр тапшырды.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм законлылыкны һәм хокук
тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүе өчен Мэр «Фидакарь хезмәте өчен» медален «Саиф»
хосусый сак оешмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дирекциясе директоры
урынбасары Григорий Аверьяновка тапшырды.
Мәдәният өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен
Вознесение торак массивындагы мәдәният йорты директоры Сергей Куприяновка «Татарстан
Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Шулай ук «Татарстан республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән
мактаулы исем Казанның «Смена» спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе
тренеры Альберт Миңнекаевка бирелде.
Халыкны социаль яклау өлкәсендәге казанышлары һәм
күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан республикасының атказанган халыкны
социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исемне Казан шәһәре Башкарма комитеты
Аппаратының социаль өлкә бүлекчәләрен координацияләү һәм үзара хезмәттәшлеген
тәэмин итү бүлеге башлыгы Юлия Фәтхуллина алды.
«СМУ-88» генераль директоры Наил Галиевны «Казан
шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» мактау билгесе белән
бүләкләделәр, ул элек Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе
башлыгының беренче урынбасары урынын биләгән иде. Шулай ук күпьеллык намуслы
хезмәте һәм радиоэлектрон сәнәгатьне үстерүдәге казанышлары өчен «Казан шәһәре
файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» мактау билгесе белән «Радиоприбор»
АҖ метрология инженеры Анатолий Курневны бүләкләделәр.
Күпьеллык хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендәге хезмәтләре
өчен Казан шәһәре Думасы Аппараты идарәсе башлыгы урынбасары – документлар
белән эшләү бүлеге башлыгы Владимир Журавлевка һәм Яңа Савин районының 146-нчы
номерлы «Ресурс» лицее директоры Диләрә Кәримовага Казанның Мактау грамоталарын
тапшырдылар.
Казанның мәгариф системасын үстерүгә керткән өлеше һәм
үсеп килүче буынны лаеклы тәрбияләүгә керткән өлеше өчен Вахитов районының
инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39-нчы номерлы мәктәбенең биология укытучысы
Алла Евдокимова Казан Мэрының Рәхмәт хатына ия булды.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Казанның химия сәнәгатен
үстерүгә керткән өлеше өчен Мэрның Рәхмәт хатын «Казан дәүләт казна дары заводы»
федераль казна предприятиесенең 3-нче номерлы цехының әйдәп баручы
инженер-технологы Ирина Ивановага тапшырдылар.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм самолетлар төзелешен
үстерүгә керткән өлеше өчен Казан мэрының Рәхмәт хаты белән С.П.Горбунов
исемендәге Казан авиация заводының – «Туполев» ГАҖ филиалының центроплан һәм
койрык оперениесен җыю цехы участогы мастеры Ирина Якимованы бүләкләделәр.
Казан Мэрының Рәхмәт хатына Казан дәүләт ветеринария
берләшмәсенең 1-нче номерлы ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясенең
әйдәп баручы ветеринария табибы Гүзәл Гобәйдуллинага ия булды.