(Казан
шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр укытучыларын
һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Хөрмәтле мәктәп, лицей, гимназия,
Казанның мәгариф үзәкләре педагоглары! Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән
тәбрик итәм!
Бик яхшы традиция буенча октябрь башында
без сезгә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез. Без барыбыз да
булмышыбыз белән балачактан, һәм һәркайсыбыз бәхетле мәктәп еллары турында җылы
хатирәләрен кадерләп саклый, алар безне гомер буена озата килә.
Балалар өчен икенче йорт булдырып, сез
шәхес формалашуга зур йогынты ясыйсыз, шәһәребез, республика һәм бөтен
илебезнең иртәгесе көненә нигез саласыз. Яшь буынның никадәр белемле һәм рухи яктан
бай булуы нәкъ менә сездән тора. Һәм монда Татарстан башкаласына горурланырлык
әйберләр бар.
Сезнең фидакарьлегегез һәм хезмәтегезгә
тугрылыгыгыз нәтиҗәсендә Казан укучылары олимпиадаларда, ярышларда һәм
конкурсларда җиңү яулыйлар, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыралар, югары уку
йортларына керәләр. Мәктәптә алар дуслык кадерен белергә өйрәнәләр, әхлакый
ориентирлар алалар һәм чын кыйммәтләргә төшенәләр.
Әлеге һөнәри бәйрәмегездә армый-талмый
хезмәт иткәнегез өчен тирән рәхмәтләремне җиткерәм. Гомерен мәгариф системасына
багышлаган һәм хәзерге вакытта лаеклы ялда булган кешеләр алдында баш иям.
Сезгә чын күңелдән барлык
теләк-максатларыгызның тормышка ашуын, тырыш һәм кызыксынучан укучылар, ныклы
сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм игелекләр телим!» – диелә котлауда.