(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Камилә Гобәйдуллина). Казанда инициатив проектларны күрсәтү, кертү, тикшерү һәм карау, шулай ук аларны конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру тәртибе турында нигезләмә расланды. Бүген Казан шәһәр Думасының XI сессиясендә депутатлар шундый карар кабул итте, ул Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә Ратушада узды.
Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев хәбәр иткәнчә, эшләнгән нигезләмәнең төп максаты - инициатив проектларны Казан бюджетын тотуның өстенлекле юнәлешләрен билгеләүдә гражданнарның турыдан-туры катнашуын тәэмин итә торган муниципаль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру практикасын үстерү өчен хокукый нигезләр булдыру.
Инициатив проектны кертү турындагы тәкъдим белән территориаль иҗтимагый үзидарә органнары, шулай ук 16 яшькә җиткән гражданнар чыгыш ясарга мөмкин. Инициатив проектларның мәҗбүри элементы булып гражданнарның әлеге проектларны гамәлгә ашыруда катнашу һәм аларны гамәлгә ашыруны иҗтимагый контрольдә тоту мөмкинлеге тора.
«Инициатив проектта шәһәр халкы яисә аның өлеше өчен өстенлекле әһәмияткә ия булган проблеманы кую, гамәлгә ашыруның көтелгән нәтиҗәләрен тасвирлау, кирәкле чыгымнарның алдан исәпләүләре, аны гамәлгә ашыруның планлаштырылган сроклары һәм башка белешмәләр булырга тиеш, – диде Булат Алеев. – Бу гражданнарның Казан халкы өчен өстенлекле проблемаларны хәл итүдә катнашуын активлаштырырга, гражданнарны үз территориясен социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү, бюджет акчаларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген һәм рациональлеген арттыру исәбенә иҗтимагый инфраструктураны үстерүгә ярдәм итәчәк».
Инициативалы проектларның бер үзенчәлеге – аларны шәһәр һәм республика бюджетларыннан финанс ярдәме хисабына гына түгел, ә кызыксынган затларның финанс, мөлкәт һәм шәхси катнашуы хисабына тормышка ашыру мөмкинлеге.
«Әлеге үзгәрешләрне исәпкә алып, «Казанда территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру тәртибе турында», «Шәһәр территориясендә гражданнарның җыелышларын һәм конференцияләрен билгеләү һәм үткәрү тәртибе турында» һәм «Казанда гражданнарны сораштыруны билгеләү һәм уздыру тәртибе турында» Казан шәһәре думасы карарында тиешле үзгәрешләр әзерләнде», – дип йомгаклады башкарма комитет Аппараты җитәкчесе.
Депутатлар карар проектын хуплады һәм кертелә торган үзгәрешләрне раслады.