(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). Бүген Татарстан Республикасы
Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан
Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур
Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашында
Татарстан Республикасы наркотикларга каршы комиссиясе утырышын уздырды. Моннан
тыш, видеоконференцэлемтә режимында фикер алышуга республиканың барлык
муниципаль районнары вәкилләре дә кушылды.
Катнашучылар наркология хезмәте эше, наркотик чаралар белән үлемгә
китергән агуланулар мониторингы нәтиҗәләре, халыкны наркотиклаштыруны
профилактикалау һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, наркотикларга каршы эшне
камилләштерү темасы бик катлаулы һәм анда бик күп аспектлар бар һәм илкүләм
куркынычсызлыкка турыдан-туры кагыла. «Наркотикларның, шул исәптән яңа
төрләрнең таралу масштабы бөтен җәмгыять өчен зур куркыныч тудыра, – диде
Рөстәм Миңнеханов. – Ел саен наркотиклар меңләгән гражданны кешелеген
югалтырга мәҗбүр итә һәм үтерә, балаларның, яшьләрнең язмышларын җимерә,
гаиләләренә кайгы һәм хәсрәт китерә, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен какшата».
Татарстан Президенты ассызыклаганча, наркобизнесның күләгәдәге табышы
криминалитетның, чик буе җинаятьчелекнең, коррупциянең, террорчылык һәм
экстремистлык структураларының финанс ярдәме булып тора».
«Республикада наркотиклар таралуга бәйле вәзгыять катлаулы һәм һаман да
әле имин түгел», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, диспансер
исәбендә 19 меңгә якын кеше тора, аларның саны елына якынча 2%-ка арта.
Барыннан да ешрак наркотиклар куллану стажы 2-5 ел булганнар күзәтү астына
эләгә, әмма аларны дәвалау, кагыйдә буларак, нәтиҗәсез.
«Бүген наркология хезмәтенең төп бурычы – наркотиклар кулланучыларны,
беренче чиратта, яшьләр арасында, мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау системасын
гамәлгә кертү», – дип ышана Рөстәм Миңнеханов.
Беренче тапкыр күзәтүгә алынган затларның барысы да диярлек
республиканың эчке эшләр органнарының максатчан эше нәтиҗәсендә ачыкланган. «Наркомания»
диагнозы белән авыручылар санының үсүе 19 муниципалитетта күзәтелә.
Шул ук вакытта 2021 елның беренче яртыеллыгында республикада наркотик
чаралар һәм психотроп матдәләр белән агулану нәтиҗәсендә 76 кеше үлгән.
Наркотиклар белән тәэмин итеп торган 27 канал ябылган, наркотик чараларны
кулланучылар арасында балигъ булмаганнарны наркологик исәпкә кую фактлары бар.
Анализ нәтиҗәләре яңа чакырулар һәм янаулар булуын раслый. Бу –
наркотиклар тарату өчен заманча коммуникация чараларын куллану тәҗрибәсен
киңәйтү, яшьләрне наркотикларның законсыз әйләнешенә җәлеп итү.
2020 елның ноябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы
белән (№733) 2030 елга кадәр Наркотикларга каршы дәүләт сәясәте стратегиясе
расланды, аның кысаларында безнең алда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы
торуның нәтиҗәлелеген арттыру бурычлары тора, дип искәртте Р.Миңнеханов Ул бу
юнәлештә профилактик эшне көчәйтүне өндәде, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.
Фоторепортаж