(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь,
Камилә Гобәйдуллина). Быел Казан Мэрының махсус грантына 509 укытучы ия булды.
Ел саен грант алучылар саны арта – 2019 елда алар 363 иде, ә 2020 елда – 430.
Грантлар олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән укытучыларга бирелә.
Бүләк күләме югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар санына турыдан-туры бәйле.
Казан укытучылары арасында абсолют рекордсмен булып 2-нче номерлы
лицей-интернаттан хокук укытучысы Илсур Җиһаншин танылды, ул бөтенроссия
дәрәҗәсендәге олимпиадаларда 17 җиңүче һәм призер әзерләгән. Бу хакта бүген
Казанның Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе
башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
Казан
Мэры Илсур Метшин мондый педагогларга булышырга һәм аларны бүләкләргә кирәк,
дип ассызыклады. «Укытучыларга грант ярдәме бу һөнәри нәтиҗәләргә хөрмәт
күрсәтү һәм бәя бирү генә түгел, бу әле һәр мәктәп өчен мөһим булган ярыш рухы
да. «Йолдызчыклар» булырга тиеш, аларга тартылырга, алар белән тигезләшергә
тиешләр. Иң мөһиме, бездә андый укытучылар бар. Әлбәттә, олимпиадаларда 17
җиңүче һәм призер әзерләгән укытучы соклану уята. Бу тәҗрибәне өйрәнергә, башка
фән олимпиадаларына да таратырга кирәк», – дип билгеләп үтте ул. Шәһәр башлыгы
әйтүенчә, Казанда белем бирү дәрәҗәсен югары дәрәҗәдә тоту өстендә тырышып эшлиләр.
«Казанда белем бирү дәрәҗәсе республика өчен дә, олимпиадалар нәтиҗәләре
күрсәткәнчә, Россия өчен дә иң яхшылардан санала. Бу безнең укытучыларның,
балаларның һәм ата-аналарның зур хезмәте», – диде Мэр.
И.Ризванов
сүзләренә караганда, Илсур Җиһаншиннан тыш, Казанда, ким дигәндә, 3-5
олимпиадада катнашучыны әзерләгән 6 укытучы бар. Алар барысы да үз түләүләрен
алды. Мәсәлән, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында
җиңүчеләр һәм призерларны әзерләгән укытучылар 25 мең сум акча ала; 7-11-нче
сыйныф укучылары өчен республика олимпиадасында һәм Бөтенроссия олимпиадасының
төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерларны әзерләгән педагогларга 15 мең сум
бирелә; 8-нче сыйныф укучылары өчен республика олимпиадасында һәм геология,
Татарстан тарихыннан республика олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерларны
әзерләгән укытучылар 5 мең сум акча ала.
«Укытучының
уңышлы булуы аның укучыларының уңышы белән билгеләнә. Иң яхшы укытучылар гына
чемпионнарны әзерли ала. Миллионлы шәһәрләр арасында Бөтенроссия олимпиадасы
призерлары саны буенча Казан, бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына
калышып, өченче урынны ышанычлы тота», – дип билгеләде И.Ризванов. Ул шулай ук
ел саен Казан укытучылары «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында педагогик
эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен республиканың иң яхшы укытучыларына премия
бирү конкурсында катнашалар, дип өстәде. 2021 елда Татарстан буенча 25
җиңүченең 13-е – республика башкаласы укытучылары.
«Безнең
шәһәрдә талантлы педагогларның саны елдан-ел арта баруына без бик шат. Аларның
хезмәте нәтиҗәсендә Казан укучылары хаклы рәвештә олимпиадаларда иң көчле
катнашучыларның берсе булып санала һәм әзерлекле, көндәшлеккә сәләтле чыгарылыш
сыйныф укучыларына әйләнә», – дип нәтиҗә ясады И.Ризванов.