(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь, Ксения Швецова).
Казанда метрополитенның икенче линиясе төзелә, ул дүрт станциядән тора. Икенче
линиянең үткәрү сәләте сәгатенә 30 пар поезд тәшкил итәчәк. Ул Казанның Киров,
Мәскәү, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарын тоташтырачак һәм «Яшьлек» һәм «Имәнлек»
станцияләрендә метрополитенның беренче линиясе белән тоташачак. «Икеа» сәүдә
үзәге каршындагы база станциясендә беренче участокны төзү кысаларында 15 мең
кубометрдан артык монолит тимер бетон салынган – бу гомуми күләмнең 60%-ы.
Метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын төзү бәясе 41,1 млрд
сум тәшкил итәчәк, эшләрне 2027 елда төгәлләү планлаштырыла. «Казанда 15 ел
эчендә автомобильләр саны 135 меңнән 450 меңгә артты. Шуңа күрә безнең эшнең
төп юнәлешләренең берсе – җәмәгать транспортын үстерү, шул исәптән –
метрополитен төзү», – диде бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Фучик һәм Зорге урамнары киселешендәге станция
эскалаторларның өч тасмасы, ә калганнары баскычлар белән җиһазландырылачак
Метрополитенның икенче линиясен төзүгә «Казметрострой» акционерлык
җәмгыяте 2018 елда «Имәнлек» станциясе төзелешен тәмамлау белән кереште, дип
искәртте предприятие генераль директоры Марат Рәхимов. Эшләрнең
заказчысы-төзүче – «Главстрой РТ» Дәүләт бюджет учреждениесе, техник заказчысы
– Главинвестстрой ТР, ә генераль проектчысы – «Татинвестгражданпроект» дәүләт
унитар предприятиесе.
Икенче линиянең беренче участогы проекты Дәүләт экспертизасында килештерү
узды. Бу дүрт станциядә торган 5750 м озынлыктагы участок: «Икеа» сәүдә үзәге
каршында, Фучик һәм Ломжа урамнары киселешендә, Фучик урамында (Завойский һәм
Кол Гали урамнары арасында) һәм Фучик һәм Зорге урамнары киселешендә, ул өлешчә
метрополитенның беренче линиясе астында узачак.
Тулаем алганда, икенче линия трассасы Идел буе һәм Совет районнары территориясе
буйлап уза, Фучик һәм Зорге урамнары киселешендәге станциядән алып, алга таба
Фучик урамы буйлап дәвам итә һәм «Икеа» сәүдә үзәге каршында Җиңү проспекты
белән кисешкәнгә кадәр. «Икеа» сәүдә үзәге каршындагы станциядән Фучик һәм
Ломжа урамнары киселешендәге станциягә кадәр сул якта урнашачак ике станция
арасы тоннелен казу эшләрен узган елның апрелендә «Айсылу» тоннель казый торган
комплексы башлады. Шул ук елның октябрендә уң як тоннель буенча икенче комплекс
– «Ләйсән» эшли башлады. Бүгенге көндә алар 3 км чамасы юл үткән.
Беренче участокта норматив эксплуатацияләү өчен өч аралык вентиляция
җайланмасы, бер су агызу җайланмасы һәм бер тоннельне икенчесе белән
тоташтыручы җайланмалар төзү каралган. Станция комплекслары утрау платформасы
һәм ике җир асты вестибюльләре белән типлаштырылган булачак. Фучик һәм Зорге
урамнары киселешендә станцияне өч эскалатор тасмасы белән җиһазландырачаклар, ә
калган станцияләрне – баскычлар белән. «Пассажирлар беренче һәм икенче линияләр
арасында күчеп йөри алсын өчен «Имәнлек» станциясеннән җәяүлеләр өчен җир
асты кичүе каралган. Ә поездлар өчен 450 м озынлыктагы тоташтыру тармагы
төзеләчәк», – дип белдерде М.Рәхимов.
Төзелеш әйләнеп уза торган юлларны һәм җәяүлеләр
кичүләрен салу өчен этаплап алып барыла
Хәзер беренче участокның бөтен линиясе буенча коммуникацияләрне чыгару
эшләре бара. М.Рәхимов сүзләренә караганда, «Икеа» сәүдә үзәге каршындагы
станция тулысынча үзләштерелгән – административ-көнкүреш комплексы,
административ биналар, медпункт, азык кабул итү пункты һәм башкалар кебек
кирәкле барлык объектлар төзелеше башкарылган.
«Станция вакытлыча электр белән тәэмин итү линияләре белән тәэмин
ителгән. Даими схема буенча электр белән тәэмин итү буенча да эшләр төгәлләнгән»,
– дип аңлатты «Казметрострой» АҖ генераль директоры. – Моннан тыш, 200 мең
кубометр күләмендә нигез чокыры эшкәртелгән, хәзер монолит һәм гидроизоляция
эшләре алып барыла».
Фучик һәм Ломжа урамнары киселешендәге станциядә котлованның бер өлешен
генә үзләштерә алганнар. М.Рәхимов бу участокта базар урнашканлыгын искә
төшерде, шуңа күрә коммуникацияләрне алга таба күчерү һәм станция комплексын
үзләштерү эшләре туктатылды. Илсур Метшин киңәшмә уздырырга тәкъдим итте. «Әйдәгез
район башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе белән бергә җыелыйк һәм тагын бер кат
сөйләшик. Бу сорау тиз генә хәл ителә торганнардан түгел, эшне нинди моментлар
тоткарлый, фикерләшергә кирәк», – диде ул.
Фучик һәм Зорге урамнары киселешендә һәм Фучик урамы станциясендә
(Завойский һәм Кол Гали урамнары арасында) коммуникацияләр чыгару буенча эшләр
дәвам итә. Шунда ук троллейбус линиясен һәм яктырту линиясен күчерү белән уң якта
әйләнеп узу юлы барлыкка киләчәк.
Гомумән алганда, эшләр график буенча бара, артта калмый. Хәер,
кыенлыклар да бар. «Барлык станция комплекслары Юлиус Фучик урамының юл
өлешендә урнашкан. Аларны әйләнеп узу юлларын ясаганнан соң төзү мөмкин
булачак, ә станцияләрдән җәяүлеләр чыгу юлларын юл йөрү өлешен кире элеккеге
урынга күчергәннән соң гына төзергә мөмкин булачак. Бу параллель рәвештә бу
эшләрне алып барырга мөмкинлек бирми һәм төзелеш этапларына бүлүне таләп итә»,
– дип аңлатты М.Рәхимов
«Теләсә нинди зур төзелеш билгеле бер кыенлыклар белән бәйләнгән. Әмма
нәтиҗәдә, халык иң уңайлы транспортлы булачак, – дип билгеләде Мэр. – Хәзер
Казанны 11 метро станциясеннән башка күз алдына да китереп булмый, шуңа күрә бу
эшне дәвам итү мөһим».
«Казан метрополитенының үсеш борылышы алачагына өмет зур»
«Хәзерге вакытта оператив рәвештә башкару 5,5 млрд.сумнан артык тәшкил
итә, – диде М.Рәхимов. – Быел 1,7 млрд. сумга икенче линиянең беренче участогын
төзү өчен өч аукцион үткәрелде инде». Барлык аукционнарны «Казметрострой» АҖ
отты. Хәзер башкарылган эшләр актларын рәсмиләштерү һәм элек алынган заемнарны
һәм кредитларны каплау бара, дип өстәде спикер.
Моннан тыш, проект эшләнде һәм электродепоны киңәйтүгә уңай
экспертизалар алынды. Проектның бәясе 1,2 млрд сум тәшкил итә.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шушы еллар дәвамында
республиканың безнең өчен мөһим программаны финанславы өчен рәхмәт, – дип
билгеләде И.Метшин. – Күптән түгел генә Россия Президенты Владимир Путин
федераль үзәкнең Россиянең берничә шәһәрендә генә алып барыла торган метро
төзелешенә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. Бу Казан метрополитенының үсеш
борылышы алачагына зур өмет. Һәм без моңа әзер, экспертиза узган проект бар,
көрәшкә сәләтле, тәҗрибәле коллектив бар. Бу программа дәвам итсен өчен бар да
бар».