Башкарылган эш сыйфатын Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.
(KZN.RU, 15-нче май). Казанда 2012 ел капитальремонт программасы буенча беренче йорт тапшырылды. Беренче тапкыр Татарстан башкаласында торак йортны ремонтлау май аенда тәмамланды. Башкарылган эшләр сыйфаты белән Юбилей урамы буенча 1/43 номерлы торак йортта Казан Мэры Илсур Метшин танышып кайтты.
1961 елда төзелгән әлеге 5 катлы йортта 64 фатир исәпләнә, 126 кеше яши. Биредә яшәүчеләр сүзләренә караганда, монда капиталь ремонт беркайчан эшләнмәгән. Опрессовка, җылыту системаларын чистарту кебек техник хезмәтләре генә үткәрелгән.
Торак милекчеләре җыелышы протоколы нигезендә 2012 елда капитальремонт программасына кертелде. Квалификацияле сайлап алудан соң эшләр “СК “Талига” ҖЧҖ подрядчы оешмасына тапшырылды.
“Май аенда барлык эшләрне тәмамладык һәм йортны тапшырабыз. Казанда болай беренче тапкыр. Шуның өстенә, сезнең проблемага без комплекслы килдек – ремонттан тыш подрядчылар ишегалдында йөрү юлларын киңәйтәләр, йорт янындагы территорияне төзекләндерәләр”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Капремонт кысаларында йортта җылыту, су белән тәэмин итү, канализация системасы, электрика тулысынча алмаштырылган. Шулай ук түбә, фасад һәм подъезд тулысынча ремонтланган. Барлык эшләргә 11 104 894сум тотылган.
Илсур Метшин ремонтланган подъездлар торышын карап чыкты һәм фатирларның берсенә кунакка кереп чыкты, башкарылган эшләр сыйфатын тикшерде. “Әлеге йортта яшәүчеләрнең кайберләре яңа батареяләрнең элеккеләренә караганда начаррак дип бәяләделәр”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы фатир хуҗасына. Фатир хуҗалары яңа батарея урнаштыргач өйдә җылырак һәм уңайлырак булуына ышандырдылар.
“Безгә сезнең бәягез мөһим. Сез канәгать булган очракта гына бурычыбыз үтәлгән дип саный алабыз”, - диде Казан Мэры 1/43 номерлы йортта яшәүчеләргә сәфәре ахырында.
“Мондый ремонт күргәнебез булмады. Барысы да бик әйбәт эшләнде. Подъездыбыз, гомумән, өр-яңа сыман. Рәхмәт сезгә”, - дип җавап бирделәр шәһәр башлыгына әлеге йортта яшәүчеләр.