Казанда кыска ялганыш килеп чыгарга мөмкин булган 4 фонтанны сүндергәннәр
(KZN.RU, 14-нче май). Күптән түгел Яр Чаллыда килеп чыккан фаҗигадан соң Казанда шәһәр фонтаннарын өстәмә тикшереп чыгу буенча эш башкарылды. Бүген Казан Мэриясендә узган “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, аның нәтиҗәләре буенча кыска ялганыш чыгарга мөмкин булган, яктырту белән җиһазланган 4 комплекс вакытлыча сүндерелгән.
Сүз Петербург урамындагы ике фонтан, Г.Камал ис. театр янындагы һәм Меңъеллык паркындагы фонтаннар турында бара. Алар бары тик өстәмә тикшерү профилактика эшләреннән соң кабат җибәреләчәк.
Куляжев сүзләренә караганда, бәхетсез очракларны кисәтү буенча махсус эш төркеме кешеләр күпләп җыела торган урыннарда электр белән тәэмин итү белән бәйле барлык объектларда, шул исәптән, җир асты, җәяүлеләр өчен җир өсте һәм пляжларны тикшерү эше алып бара.
Моннан тыш, җәен бәхетсез очракларны кисәтү максатыннан Казан Мэры Илсур Метшин мәктәпләрдә иминлек өстәмә дәресләре үткәрүне йөкләде.