(KZN.RU, 14-нче май). 9 май көнне Казанда бәйрәм чараларын тиешле дәрәҗәдә оештыру һәм үткәрүгә карамастан, Казан Мэры Илсур Метшин “Метроэлектротранс” МУП директоры Әсфан Галәвовка кичәтү ясады.
“Дүшәмбе киңәшмәсе”ндә шәһәр башлыгы билгеләп узганча, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе боерыгы нигезендә, 9 май көнне транспорт хезмәте эш көне графигы буенча күрсәтелде. Метрополитен 0.00 кадәр эшләр тиеш иде, әмма 9 май көнне төнге 11-дә метро эше тукталган. “Боерыклар мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы “Метроэлектротранс” МУП башлыгына.
“9 май көнне халыкның төн уртасына кадәр бәйрәм итүе билгеле иде”, - дип шәрехләде ул. “Метроэлектротранс” МУП башлыгы Әсфан Галәвов гаебен таныды, метроның ялгышлык буенча ябылуын билгеләде.
Тулаем алганда, шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, шәһәрдә Җиңү көнен бәйрәм итү тиешле дәрәҗәдә үтте. Илсур Метшин фикеренчә, иң рәхмәтлеләр – ул безнең ветераннарыбыз. “Тормышны алар кебек яратырга һәм бәяләргә әле өйрәнергә кирәк”, - дип өстәде ул. “Барлык оештыручыларга кабат рәхмәт сүзләрен җиткерәм, барысы да яхшы узды”, - дип нәтиҗә ясады ул.