Казан Мэры ремонтлана торган урамнарда мәгълүмати аншлаглар урнаштыруны йөкләде.
(KZN.RU, 14-нче май). 2012 елда Казанда юл эшләре моңа кадәр күрелмәгән масштабта алып барылачак. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин аппарат киңәшмәсе барышында хәбәр итте. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, капремонт 59 урамда алып барылачак, шулай ук Зур Казан боҗрасының төп өлеше реконструкциясе тәмамланыр дип көтелә. Универсиада аркасында әлеге макстларга 8 млрд сум бүлеп биреләчәк.
Мэр җәен – юлларны ремонтлау эшләренең төп өлеше башкарылган вакытта төзүчеләр һәм казанлылар өчен киеренке вакыт булачагын искә төшерде һәм эш барышы нык контрольгә алыначагын ассызыклады. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, бүгенге көндә эш өч сменада алып барыла, объектларда көн саен эшчеләр санын тикшерүдән тыш, төп мәсьәлә - сыйфатны тикшереп тору.
“Подрядчы оешмалар арасында чит оешмалар юк, алар барысы да Казан һәм республика юлларында үзләрен күрсәттеләр. Шуңа карамастан, техник күзәтү, Капиталь төзелеш идарәсе, районнар башлыклары катнашында көн саен тикшереп тору эшен оештырып җибәрергә тиеш”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин Казан Мэрының беренче беренче урынбасары Иршат Минкинга шәһәрдәге хәрәкәттәге үзгәрешләр хакында халыкка хәбәр итеп тору эшен оештыруны йөкләде. Шәһәр башлыгы Чистай-Әмирхан урамнар киселешендәге асфальтның өске катламыннан башка транспорт чишелешен ачу резонанс уятуын искә төшерде, чөнки ММЧ һәм шәһәр халкы эшне сыйфатсыз башкарылган дип атады. Югыйсә, казанлыларга әлеге юлның вакытлыча, асфальтның югары катламы 2012 ел җәендә салыначагы хакында алдан хәбәр ителгән очракта проблема булмаган булыр иде, дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
“Объект, подрядчы оешма һәм эшләрнең срокларын күрсәтеп, эшне мәгълүмати яктан яктыртып бару, шулай ук вакытлыча китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенү Капиталь төзелеш идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм подрядчылар өчен норма булырга тиеш”, - дип белдерде Мэр, иртәгә үк әлеге темага ММЧ өчен матбугат конференциясе оештыру эшен йөкләп.
Шул ук вакытта Илсур Метшин артык зур өметләр багламаска өндәде. “Универсиада үткәрелү сәбәпле һәм ТР Президенты ярдәме белән 2012 ел – юлларга кирәк дәрәҗәдә акча тотылачак беренче ел. Әмма алдан ук кисәтеп куясым килә: Казан юлларын идеаль хәлгә китерер өчен без, кимендә, 6 ел дәвамында 7-шәр млрд сум тотырга тиеш. Бары тик шул вакытта гына капотта су белән стакан йөртеп булачак”, - дип төгәлләштерде Мэр.
Мондый сан, шәһәрнең барлык юлларын капиталь ремонтлау бәясеннән, СНИП нигезендә юл катламының 6 еллык хезмәт итү вакытын исәпкә алып килеп чыга, дип аңлатты Илсур Метшин.
“Шәһәр юллары торышын 6 еллык хезмәт итү вакыты нигезендә саклый алсак яхшы була”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.