(KZN.RU, 13-нче май). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасы маршрутларына кергән урамнарда булып кайтты. Республика башлыгын Казан Мэры Илсур Метшин, республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сабиров, шәһәр Башкарма комитетының җитәкчесе Алексей Песошин озата йөрделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Эшлекле сәфәр барышында Татарстан башлыгына Универсиада маршрутларын төзекләндерү проектлары тәкъдим ителде. Шулай итеп, аерым алганда, йортлар фасадларын ремонтлау, җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, үзәк урамнарда асфальт катламын яңартырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов Воровский урамында төзелгән тимер юл вокзалында бинаның үзе, җир асты кичү юлы һәм тимер юл платформалары төзелеше барышы белән танышты. Татарстан Президенты вокзал яны территориясен төзекләндерүне йөкләде. “Пассажир вокзалдан җәмәгать транспорты тукталышына тоткарлыксыз чыга алырга тиеш, - дип саный Р.Миңнеханов. – Биредә хәрәкәт ачып җибәрәбез икән, пассажирлар өчен шартлар булдыру кирәк”.
Вокзал янындагы торак йортлар фасадларын, Татарстан җөмһүрияте сүзләренә караганда, шулай ук тәртипкә китерерү мөһим.
“Тасма” стадионында республика башлыгы җиңел атлетика манежы түбәсен һәм җылыту системасын ремонтлауга акча бүлеп бирергә вәгъдә итте, чөнки алга таба манеждан файдалану мөмкин түгел. Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, шәһәр һәм район җитәкчелегенә Казан шәһәре Мәскәү районында төп спорт объектларының берсендә төзекләндерү эшләрендә ярдәм итә алырлык спонсорларны җәлеп итү эшендә активрак булу кирәк.
Павлюхин һәм Эсперанто урамнары киселешендә туктаган вакытта Рөстәм Миңнехановка Эсперанто урамы буенча 6 аварияле йорт халкы мөрәҗәгать итте. Алар яңа торакка кайчан күчеп булу мөмкинлеге хакында сорадылар. Татарстан Президенты шәһәр һәм республика җитәкчелегенең күчереп урнаштыруның төрле вариантларын карап тикшерүе хакында хәбәр итте, йортлар Универсиада маршрутында урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов Павлюхин һәм Эсперанто урамнары киселешендә урнашкан, татар телендә белем бирә торган 27-нче номерлы гимназия торышы белән танышты. Уку йорты быел капиталь ремонт эшләнергә тиешле мәктәпләр исемлегенә кергән.
Исегезгә төшерәбез, 30 елдан артык эксплуатациядә булган мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасына старт ел башында бирелде. Казанда мондый мәктәпләр саны 134. Әлеге программа нигезендә уку йортларында түбә, бәдрәф, эчке инженерлык коммуникацияләре ремонтлана, тәрәзәләр, бина эчендәге һәм төп керү ишеге алмаштырыла. Быел 33 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла.
Казан Мэры Илсур Метшин республика Президентына 27-нче номерлы гимназиядә җыелган проблемалар хакында сөйләп бирде. Мәктәп 1960-нчы еллар башында төзелгән, шул вакыттан бирле капиталь ремонт бер тапкыр да эшләнмәгән. Табигый ки, тышкы һәм эчке челтәрләр бөтенләй тузган. Җылыту системасы, түшәмне алмаштыру кирәк. Энергия белән тәэмин итү системасы торышы да начар хәлдә. Бәдрәф бүлмәләре бик начар хәлдә.
Гимназиядә башкарылырга тиешле барлык эшләргә 23 миллион сум тирәсендә акча кирәк. Экспертизадан соң сметага акча нәкъ шундый күләмдә язылган, әмма соңрак финанслауны 10 миллионга кадәр кыскартканнар. Бу сумма түбәне ремонтлау, тәрәзә, ишек һәм энергия белән тәэмин итү системасын алмаштырырга гына җитә.
Рөстәм Миңнеханов гимназияне капиталь ремонтлау проблемаларын хәл итүнең вариантларын карап тикшерергә вәгъдә бирде.
Объектларын карап кайтканның ахырында Рөстәм Миңнеханов Халыкара ат спорты комплексында спорт манежы төзелеше мәйданчыгында булып кайтты.
Фоторепортаж
Видеорепортаж