Бөек Ватан сугышы ветераны армиягә Казан сәнгать училищесының 1-нче курсыннан соң чакыртып алынган
(KZN.RU, 8-нче май). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин якынлашып килгән Җиңү бәйрәме белән Бөек Ватан сугышы ветераны Үзбәк Хәбибуллинны котлады.
Үзбәк Абдрахман улы 1923 елның 17 октябре көнне Киров өлкәсендә туа, 17 яшьтә Казан сәнгать училищесына укырга керә. Беренче курстан соң армиягә чакыртып алына. Радистлар курсы һәм Муром элемтә хәрби училищеннан соң, лейтенант исемен йөрткәндә фронтка эләгә. Ворнеж, Украинаның 1-нче, 2-нче, 3-нче фронтларында, Орлов-Курск сугышларында, 180-нче укчылар дивизиясе составында Украина, Молдавия, Венгрия, Румыния, Австрия, Чехословакия, Трансильванияне азат итүдә катнаша. Ике тапкыр яралана.
Үзбәк Хәбибуллин өч Кызыл Йолдыз ордены, Ватан сугышының 1-нче һәм 2-нче дәрәҗә орденнары, араларында “За отвагу”, “За боевые заслуги”, “За освобождение Праги” исемлеләре булган 20 медаль белән бүләкләнә.
Ветеранга истәлекле бүләкләрне тапшырганда шәһәр башлыгы Җиңү көне алдыннан Хәбибуллиннар гаиләсендә тагын бер бәйрәм – Үзбәк әфәнденең тормы иптәше Дилбәр Гасыйм кызының 74-нче туган көне бәйрәмен дә билгеләп узды. Әлеге гаилә 60 ел матур гаилә итеп яши. Үзбәк әфәнде һәм Дилбәр ханым ике кыз тәрбияләгән, бүгенге көндә ике оныкларын үстерешәләр. “Бриллиант туй”ларын Хәбибуллиннар гаиләсе 31 декабрь көнне бәйрәм итәчәк. Хуҗалар әлеге бәйрәмгә Казан Мэрын да чакырды.
Олы яшьтә булуына карамастан, Үзбәк Хәбибуллин яшәү дәрте белән тулы. Ул җырлый, шигырьләр яза, агачтан сырлап бизәкләр ясый, майлы буяулар белән картиналар яза. Үз эшләрен Үзбәк Абдрахман улы балалар учреждениеләренә, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә бүләк итә.