Казанда тарихи үзәктә объектлар төзелеше мәсьәләләре хакында фикер алыштылар
Киңәшмәдә башкала Мэры Илсур Метшин катнашты.
(KZN.RU, 8-нче май) Казанның тарихи үзәгендә объектлар төзелеше мәсьәләләре бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты үткәргән киңәшмәдә күтәрелде. Аның эшендә Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, эксперт архитектура берләшмәсе вәкилләре катнашты.
Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева хәбәр иткәнчә, узган елда төзелеш эшләре туктап торган 121 төзелеш объектының 25-е буенча проектка төзәтмәләр кертүгә кагылышлы эшләр дәвам итә. Моннан тыш, эксперт комиссиясе тагын 27 яңа проектны карый.
Бүген киңәшмәдә катнашучылар шәһәрнең тарихи үзәгендә 12 бина төзелеше проектына анализ ясады. Аерым алганда, Мәскәү һәм Париж Коммунасы урамнары почмагында Печән базары сәкеләре бинасын үзгәртеп кору проекты каралды. Проект бинаның фасадын саклауны һәм Мәскәү урамы ягыннан бинаның биеклеген 3 катка кадәр арттыруны күздә тота.
Киңәшмәдә катнашучылар игътибарына Гоголь урамы буенча йорт төзелеше проекты да тәкъдим ителде. Татьяна Прокофьева билгеләп үткәнчә, проект заманча фасад белән бизәләчәк сакланган борынгы кирпеч стенаны куллануны күзаллый. Белгечләр сүзләренчә, мондый ысул дөньяның күп кенә илләрендә аерым тарихи элементларны саклау өчен эшкә җигелә.
“Тулаем алганда, бу яхшы идея, әмма моны ничек гамәлгә ашыруны җентекләп уйларга кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Олеся Балтусова үз чиратында яңа биналарда җитәрлек күләмдә парковка урыннары белән тәэминат мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте.
Киңәшмәдә катнашучылар барлык тәкъдим ителгән проектларны хуплаган һәм аларның шәһәрнең тарихи кыяфәтенә хилафлык китермәве белән килешкән. Шул ук вакытта берничә объект буенча проектларны үзгәртү буенча тәкъдимнәр яңгыраган, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.