(KZN.RU, 2-нчемай). Илсур Метшин бүген Казанның гомеопатия үзәгендә булып кайтты. Әлеге үзәк шәһәребезнең Достоевский, 74а адресы буенча урнашкан. Татарстан башкаласы Мэры шәһәр халкын әлеге үзәктә дәвалау шартлары белән танышты.
Шәһәр башлыгы пациентларны кабул итү, узи һәм процедура кабинетларын карап чыкты. Достоевский урамындагы үзәк Казан һәм Татарстанда үзенә күрә бердәнбер. Аның төп эшчәнлеге – гомеопатияне кулланып, халыкка медицина хезмәтләрен күрсәтү.
Үзәк хезмәткәрләре сүзләренә караганда, Европада халыкның 70%-ы нәкъ шундый юл белән дәвалана.
Казанның гомеопатия үзәге педиатр, гинеколог, гастроэнтеролог, дерматолог, диетолог, аллерголог, невролог, терапевт, кардиолог, отоларинголог һәм башка белгечләр хезмәтләрен тәкдим итә. Шул ук вакытта үзәктә зурлар һәм балалар бүлекләре эшли. Биредә даруханә дә бар, ә ике айдан биредә дару препаратларын чыгару эше башлана.