(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин кичә Измирда (Төркия) уза торган «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасы Мәдәни саммитының пленар утырышында чыгыш ясады. COVID-19 белән бәйле үзгәрешләр барлык кешеләр өчен уникаль тәҗрибә алу, яңа мәдәни проектларны эшләтеп җибәрү һәм искеләрендә катнашучылар географиясен киңәйтү мөмкинлеге булды, дип белдерде Татарстан башкаласы башлыгы.
Форумның йомгаклау пленар утырышы «Мәдәни максатка юл» темасына багышланган иде. Ул гибрид форматында оештырылган иде, спикерлар чараның үзендә дә чыгыш ясады, онлайн да кушылды, видеотрансляция ярдәмендә дә. Утырышта БМО-Хабитат, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»-МЕВА, Мехико, Лиссабон, Буэнос-Айрес һәм башкалар чыгыш ясады, дип хәбәр иттеләр Казан шәһәр Думасының халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсендә.
Казан Мэры пленар утырышта катнашучыларны сәламләде һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Мәдәни саммитының дөнья күләмендәге уникаль вакыйга булуын билгеләп үтте. Соңгы еллардагы глобаль авырлыклар шәхси һәм күмәк иминлекнең кирәклеген күрсәтте. Пандемия мәдәният өлкәсен һәм креатив индустрияләрне үстерү катализаторы булды, билгеләнгән трендларны тизләтеп һәм шәһәрләр өчен яңа юнәлешләр ачты.
«Саммитта катнашучыларның күбесе билгеләп үткәнчә, COVID-19 җәмгыятькә кеше тормышында мәдәниятнең мөһим ролен искә төшерде. Өйдә үзизоляциядә утырганда, кешеләр нәкъ менә аңа рухи тынычлыкны һәм психологик тигезлекне торгызу чыганагы буларак мөрәҗәгать иттеләр һәм халыкның күпчелек өлеше өчен мәдәният продуктлары беренче чиратта кирәкле продукт статусына ия булдылар, – диде Илсур Метшин. – Без барыбыз да үзгәрешләргә уникаль тәҗрибә алу мөмкинлегенә ия булу кебек карадык, яңа мәдәни проектлар эшләтеп җибәрдек, ә искеләрендә катнашучылар географиясен киңәйттек. Мәдәни саммитның зур аудитория җыюы һәм актуаль сорауларга кагылуы сөендерә «.
Ул шулай ук 2022 елда Казанда әзерләнә торган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45-нче сессиясе һәм Фучжоуда узган комитетның 44-нче сессиясе барышында Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллыгына багышланган юбилей чараларының Россиядә узачагы турында искә төшерде. Планлаштырылган чараларның берләштерелгән темасы – «Бөтендөнья мирасын саклау императивы буларак мәдәни диалог».
«Киләсе сессиянең уңышлы эшен оештыру өчен без барлык кирәкле шартларны тудырачакбыз, кунакларның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәкбез. Татарстан башкаласы уникаль табигате, искиткеч тарихи-архитектура һәйкәлләре, бай мәдәни мирасы һәм үзенчәлекле традицияләре белән үз ишекләрен ачачак. 45-нче сессия, һичшиксез, дөнья халыкларының бәһасез мирасын саклау буенча уртак бурычларга ирешү максатларында дәүләтләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен конструктив мәйданчык булачак», – диде ул йомгаклап.
Чарада шулай ук ЮНЕСКО генераль директорының мәдәният буенча ярдәмчесе Эрнесто Оттоне, БМО-Хәбитат шәһәр практикалары бүлеге башлыгы Шипра Наранг Сури, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр президенты Мохаммед Саади, Мехико Мэры канцеляриясе башлыгы Хосе Альфонсо Суарес дель Реал-и-Агилера, Лиссабон Мэрының мәдәният мәсьәләләре буенча урынбасары Ваш-Пинто, Буэнос-Айрес мәдәният министры Энрике Авогадро, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр Президенты, Әл-Хосейма (Марокко) Мэры Мохамед Будра, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият генераль секретаре Эмилия Саиз.
Искәртеп узабыз, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»енең дүртенче Мәдәни саммиты Төркиядә 9-нчы сентябрьдә ачылды. Ул 2015 елдан бирле үткәрелә һәм мәдәният һәм тотрыклы үсеш өлкәсендә мәдәният өлкәсендә сәясәтне һәм программаларны нәтиҗәле гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән шәһәрләр, җирле хакимият органнары һәм башка кызыксынган яклар вәкилләренең очрашуының төп урыны булып тора. Быелгы саммит темасы – «Мәдәният киләчәкне формалаштыра», аның нәтиҗәләре буенча Измир декларациясе кабул ителәчәк. Саммитның «Җирле хакимиятләр һәм мәдәни мирас» дигән төп сессияләренең берсендә Казан тәҗрибәсе белән Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова уртаклашты.
EndFragment