(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь, Камилә Гобәйдуллина). Казанның
Мәскәү районында 49-нчы һәм 57-нче номерлы йортлары территориясендә «Безнең
ишегалды» республика программасы буенча капиталь ремонт тәмамланды. Бу
йортларда яшәүче 700-дән артык кешенең урамда йөрү, спорт белән шөгыльләнү,
уеннар һәм күршеләре белән очрашулар өчен яңа мәйданчыклары барлыкка килде.
Бүген төзекләндерелгән ишегалдын карарга һәм халык белән аралашырга Казан Мэры
Илсур Метшин килде. «Мин монда эшне ничек башлаганны яхшы хәтерлим. Район
башлыгы миңа башта халык белән сөйләшүнең бик авыр булуын сөйләде. Әмма теләсә
нинди диалогта консенсуска килергә кирәк. Менә без төзекләндерелгән матур
ишегалдылы булдык», – диде ул.
Быел Президент программасы буенча Татарстан
башкаласында 430 йортның 227 ишегалды яңартыла, узган ел Казанда 460 йорт
ишегалды төзекләндерелде, дип искәртте Мэр. «Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе
ремонт эшләре барышын контрольдә тота. Сездән тыш Казанның тагын 110 мең
кешесенең быел шундый төзекләндерелгән ишегаллары булды. Сез бу территорияләрне
сакларсыз дип өметләнәбез», – дип мөрәҗәгать итте халыкка Илсур Метшин.
Восстание урамындагы 49-нчы һәм 57-нче номерлы йортлар
территориясендә эшләргә – асфальтны ремонтлау, яктырту һәм кече архитектура
формаларын урнаштыруга – «Безнең ишегалды» программасы буенча 13,9 млн.сум
җибәрелгән. Шәһәр Мэрына визиты вакытында фотографияләрдә ишегалдының караңгы
вакытта ничек күренүен күрсәттеләр. Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов яңа яктырту ярдәмендә хәтта төнлә дә якты, уңайлы һәм
матур ишегалды булуын ассызыклады. Шулай ук ремонт эшләре вакытында йортларда
яшәүчеләр өчен парковка урыннары да төзекләндерелде, аларга алар бик кирәк иде.
Эшләрнең бер өлешен – контейнер мәйданчыгы төзү,
куаклар һәм газон утырту, шулай ук граффити булдыру буенча – «Мәскәү районы
торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе башкарган. Әйтик, чүп-чарны аерып
җыю оештырылган яңа контейнер мәйданчыгында, шулай ук ПЭТ-шешәләр өчен сеткалар
бар, видеокамералар урнаштырылган, алар чүп-чар чыгаруны даими күзәтеп торырга
мөмкинлек бирә. Район хакимияте башлыгы сөйләгәнчә, әлегә чүп-чар чыгару өчен
җаваплы хезмәт күрсәтүче оешмага карата зур булмаган шелтәләр бар. «Район өчен
бу инде күптән сынау проекты түгел, чүп җыю һәм аеру культурасы биредә бөтенләй
башка. Сез бөтен Казанның тон бирәсез, чүп җыю мәйданчыкларын ничек тотарга һәм
бу калдыкларны ничек аерырга икәнен күрсәтәсез», – дип мөрәҗәгать итте Сергей
Мироновка Мэр.
Ишегалдында башкарылган эшләрне Восстание урамындагы
йортларда яшәүчеләр дә бәяләде. «Без ишегалдыбыз шулай нык үзгәргәнгә бик
рәхмәтле, ул уңайлы һәм заманча булды – эскәмияләр дә, балалар өчен
мәйданчыклар да бар!» – дип шатлыгы белән уртаклашты 49-нчы номерлы йортта
яшәүче Рәкыя Мөхәммәтшина.
Аны башка яшәүчеләр дә хуплады – Анна Зиннатова һәм
Павел Мишин. Алар башта ишегалдын төзекләндерү проекты буенча фикер алышу
чыннан да гади булмады, әмма нәтиҗәдә гомуми карарга килергә мөмкин булды, дип
билгеләп үттеләр. «Двор Европа дәрәҗәсендәге килеп чыкты», – диде Павел Мишин.
Быел Казанда «Безнең ишегалды» президент программасы
кысаларында 430 йорт ишегалды территорияләрен яңартуга барлыгы 2,3 млрд сум
күләмендә финанслау бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә программа Татарстан
башкаласында 87%-тан артыкка үтәлгән.
Ишегалды территориясен карауда шулай ук Казан Башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев катнашты.