(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь, Алинә Бережная). Казанның Мәскәү
районында Россия Федерациясе Герое, майор С.А.Ашихмин исемендәге 130-нчы
номерлы мәктәп каршындагы ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы төзелеше
тәмамланды. Хәзер мәктәп укучыларының һәм якындагы йортларда яшәүчеләрнең бер
мәйданчыкта футбол, баскетбол, җиңел атлетика белән шөгыльләнү, шулай ук көч
күнегүләре ясау мөмкинлеге булачак. Аларны озак көтелгән вакыйга белән Казан
Мэры Илсур Метшин котлады. Ул тупларны иптәшләрчә матч уйнаган командаларга
бүләк итте һәм яңа кырда символик пас ясады.
«Без яңа уку елы башында әлеге спорт комплексы ачылуга шат, әлеге
мәйданчык халык күп яши торган районда яшәүчеләр өчен спорт белән шөгыльләнү
өчен кирәкле бөтен нәрсәгә дә ия», – дип билгеләде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы
яңа спорт комплексы казанлыларны сәламәт яшәү рәвешенә тагын да күбрәк җәлеп
итәр дигән өметен белдерде. «Бүген казанлыларның 50%-тан артыгы спорт белән
шөгыльләнә, һәм бу мәйданчык сәламәт яшәү рәвешен сайлауга тагын бер сәбәп
булачак», – диде Илсур Метшин һәм ел саен шәһәрдә спорт объектлары саны арта,
дип өстәде. «Әлеге объект белән беррәттән без тагын 4 универсаль мәйданчык
ачабыз, соңгы 8 елда халык өчен 122 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде», –
диде ул.
Физкультура-сәламәтләндерү комплексы 30х60 метрлы ясалма өслекле футбол
кырын, гомуми мәйданы 1436 мең кв.м булган йөгерү юлларын, стритбол һәм воркаут
өчен җиһазларны (МАФлар, турниклар һәм бруслар), баскетбол мәйданчыгын,
тамашачылар өчен трибуналарны үз эченә ала. Биредә 130-нчы номерлы мәктәп
укучылары гына түгел, «Смена» футбол клубында тәрбияләнүчеләр дә, шулай ук
якындагы йортларда яшәүчеләр дә шөгыльләнә алачак.
Яңа футбол кырының өстенлеген 130-нчы һәм 70-нче номерлы мәктәпләр
укучылары бәяләде. Бүген егетләр иптәшләрчә матч уйнадылар. Шәһәр башлыгы
командаларга туплар бүләк итте һәм яңа кырда символик пас ясады.
Шулай ук Илсур Метшин хоккей тартмасын карады, анда «Ирбис» флорбол
клубы командасы 70-нче номерлы мәктәп укучылары өчен мастер-класс үткәрде.
Илсур Метшин да туплы хоккейда үз көчен сынап карады. Шәһәр башлыгы клубта
тәрбияләнүчеләр белән аралашты һәм балаларга Россия чемпионатының беренче
лигасында уңышлар теләде.
Ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы «Демография» милли
проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты буенча төзелгән. Казанда
мондый спорт объектлары икәү – Идел буе районының 21-нче
номерлы гимназиясе һәм Совет районының
90-нчы номерлы гимназиясе территориясендә.
Спорт мәйданчыгын караганнан соң Казан Мэры 130-нчы номерлы мәктәп
ашханәсендә булды, анда быел капиталь ремонт узды. Моңа кадәр төшке аш залының
сыйдырышлылыгы 132 урын тәшкил итсә, ремонттан соң бина киңәйтелгән – хәзер
мәктәп ресторанында 180 укучы туклана ала. Шулай ук биредә кухня җиһазлары
яңартылган, җиһазлар сатып алынган. Яңа уку елына Казанда 44 мәктәп ашханәсе
ремонтланган.
Илсур Метшин белән бергә физкультура-сәламәтләндерү комплексын һәм
ашханәне Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов, Физик культура һәм
спорт комитеты башлыгы Альберт Салихов, Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары
Альберт Әхмәтов карады.