(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнехановка Казанда сынау режимында эшләүче беренче электробусны күрсәттеләр.
Республика башлыгын Казан Мэры Илсур Метшин һәм «КамАЗ» ГАҖ генераль директоры
Сергей Когогин озата йөрде.
Электробус «КамАЗ» компаниясе тарафыннан эшләнгән.
Заманча инновацион транспорт 80 пассажирга исәпләнгән, 35 утырту урыны
каралган. Тулысынча корылган аккумуляторларда йөрү запасы 50 км, максималь
тизлеге 75 км/сәг тәшкил итә. Тулы зарядка өчен ярты сәгатьтән дә артык таләп
ителми. Электробус цифрлы прибор панеле, климат-контроль һәм видеокүзәтү
системалары белән тулысынча җиһазландырылган. Халыкның аз хәрәкәтле төркемнәре
өчен барлык шартлар да тудырылган.
«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе
генераль директоры Айдар Габделхаков хәбәр иткәнчә, 15-нче июльдә экотранспорт
3-нче номерлы троллейбус маршруты буенча йөри башлады – елга портыннан алып
Академик Глушко урамына кадәр. Белгечләр аның техник характеристикаларын уңай
бәяләделәр.
Айдар Габделхаков хәбәр иткәнчә, электробусның төп
өстенлекләре – экологик һәм энергоэффективлык. 10 ел куллану дәверендә җәмәгать
транспортының әлеге төре бәяләр чагылышында газ-мотор автобусыннан 2 тапкырга,
ә дизель транспортыннан 3 тапкырга экономиялерәк булачак.
ТР Президенты электробусларның зур потенциалын
билгеләп үтте. Ул Кытай һәм Европа илләренең электр җәмәгать транспортына
күчүенә игътибар итте. Ул шулай ук «КамАЗ»ның Мәскәүгә 500-дән артык электробус
җибәрүен ассызыклады, алар үзләрен куркынычсызлыкның иң югары таләпләренә җавап
бирүче ышанычлы һәм заманча транспорт буларак танытты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин һәм Сергей
Когогин электробуста елга портыннан Тинчурин исемендәге театрга кадәр бардылар,
дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.