Илсур Метшин «Казэнерго» коллективына йортсыз хайваннар проблемасына игътибарлары өчен рәхмәт белдерде
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур
Метшин эшлекле дүшәмбедә «Казэнерго» коллективына йортсыз хайваннар
проблемасына игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Предприятие хезмәткәрләре
генераль директор җитәкчелегендә «Зооцентр» приютыннан 8 этне алган – хайваннар
«Казэнерго» филиаллары территориясендә яшәячәк. «Сез беренчеләрдән булып җавап
бирдегез, акцияне шәһәрнең башка предприятиеләре дә хуплар дип өметләнәм», –
диде Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, август ахырында Горький исемендәге паркта «Тәпиеңне
бир» акциясе узды. Анда казанлылар «Зооцентр»
приютындагы этләр белән таныша, алар белән йөри һәм уйный, шулай ук ошаган дүрт
аяклыны үзенә ала алды. Акциягә Казан Мэры Илсур Метшин кушылды – ул Аяврик
кушаматлы этне сыендырды. Фестивальдән тагын бер хайванны «Рубин» ФК баш
тренеры Леонид Слуцкий алып китте.