(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрь, Алинә Бережная). 2021 елда Казанда
5926 яктырткыч, 3100 яктырту терәге урнаштырылган, ә тышкы яктырту
челтәрләренең озынлыгы 175 км га арткан. Казан бистәләрендә генә дә 60 км дан
артык урам яктырту челтәре ремонтланган һәм 1894 яктырткыч урнаштырылган. Быел
программа 27 бистәне, шул исәптән Константиновка, Яңа Вишневка, Салмачи,
Залесный һәм Привольныйны колачлады. Финанслау күләме 30 млн сум тәшкил итте,
дип хәбәр итте бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә «Казэнерго»
АҖ генераль директоры Рөстәм Габделхаков.
«Безнең ишегалды» республика программасы буенча зур эш
башкарылды. Рөстәм Габделхаков хәбәр иткәнчә, 430 күп фатирлы йорт ишегалларында
тышкы яктырту барлыкка килгән – 2050 терәк һәм 2543 яктырткыч урнаштырылган.
Программа гамәлдә булган ике ел эчендә 4757 яктырткыч урнаштырылачак, дип
өстәде предприятие генераль директоры. Мәгариф учреждениеләре территориясендә
тышкы яктырту челтәрләренә капиталь ремонт программасын үтәгәндә 360 яктырткыч
һәм 235 терәк урнаштырылган.
Шулай ук быел тышкы яктыртуның яңа челтәрләре Акчарлак
күлендә, «Салават күпере» торак комплексында һәм Л.Толстой исемендәге скверда
төзелгән.
Урам-юл челтәрен төзекләндерү барышында 551 яктырту
терәге һәм 691 яктырткыч Зур Дәрвишләр бистәсендә, Серов урамында, Икмәк заводы
урамында, Һади Такташ урамыннан алып Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгенә кадәр
юлларда пәйда булды.
Техника урамыннан Магистраль урамына кадәр Зур Казан
боҗрасында, Несмелов урамыннан «Серебряный бор» торак комплексына кадәр
автомобиль юлында, Оренбург тракты буенча борылыш төенендә, шулай ук
реконструкция үткәрелгән Гладилов, Карл Маркс һәм Большая Красная урамнарында
яктырту монтажланган.
Алданган өлешчеләрнең йортларын төзегәндә тышкы
яктырту урнаштырылган: Зур урамда – 19 терәк һәм 19 яктырткыч, Четаев урамында
– 29 терәк һәм 34 яктырткыч, Чистай урамында 31 яктырткыч барлыкка килгән.
Казан Мэры Илсур Метшин, бистәләргә һәм ишегалларына аерым
игътибар биреп, тышкы яктыртуны урнаштыру эшен дәвам итәргә кушты. «Шәһәрдә
яктыра. Яктылык челтәре 175 км га арткан – бу тәэсирле сан. Бу эшне алга таба
да дәвам итүегезне үтенәм», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.