Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы сентябрьдә, Ксения Швецова). 35 профильле смена Казанның савыктыру лагерьларында оештырылган, анда җәй дәвамында 30 меңгә якын бала ял иткән. Дүрт муниципаль лагерь төзекләндерелгәннән соң, аларның үткәрү сәләте 50-75 %-ка артты. Балалар лагерьларда булганда санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлгән: бактерицид нурланыш җиһазлары эшләде, һәр смена узар алдыннан персонал COVID-19-га ПЦР-тест узды. Бу авыруның кабынуын булдырмый калырга мөмкинлек бирде, дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә.
«Җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең төп нәтиҗәләреннән берсе – бер лагерьда да коронавирус инфекциясе учагына юл куелмады. Барысы да Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләре буенча оештырылды, һәм балалар тулы күләмдә ял итә алды. Балалар иминлеген тәэмин итү буенча зур җаваплылык яткан җитәкчеләргә, педагогик коллективларга һәм медикларга зур рәхмәт», – диде шәһәр башлыгы.
Реконструкциядән соң лагерьларның сыйдырышлылыгы 50-75%-ка арта
Быел җәй Татарстан башкаласында 25 лагерь эшләде, шул исәптән 13 – муниципаль, 12 – предприятиеләрдән. Моннан тыш, балалар ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы лагерьларында һәм Кара диңгез буенда ял итә алдылар, дип сөйләде балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Алинә Шаронова.
1-нче июньнән 1-нче сентябрьгә кадәр төрле профильдәге һәм милек формасындагы сәламәтләндерү учреждениеләрендә 29 мең 680 кеше ял итте. Мәктәп яны лагерьларында өч ай эчендә 13 мең 900 бала булды, хезмәт һәм ял отрядларында – 1 мең 980 кеше, муниципаль лагерьларда – 7 мең 635 кеше, предприятие лагерьларында – 5 мең 981 бала. Ә ел башыннан 31 мең 385 бала оештырылган ял белән тәэмин ителгән. Ел ахырына кадәр, А.Шаронова сүзләренчә, тагын 8 меңнән артык бала ял итәчәк.
Реконструкциядән соң ял итүчеләрне күбрәк кабул итәләр, дип билгеләп үтте Илсур Метшин. Әйтик, яңартылган «Восток» лагере элегрәк 120 баланы сменага кабул иткән, бүгенге көндә инде 180 бала, дип мисал китерде шәһәр башлыгы. «Лагерь реконструкциясе белән балаларны кабул итү мөмкинлеге артты. Тулаем алганда, һәр лагерь сыешлыгын 50-75-%-ка арттырды, – диде ул. – Бик мөһим, чөнки ял итәргә теләүчеләр һәрвакыт күп иде. Ә хәзер, лагерьлар уңайлыклар һәм инфраструктура буенча кунакханәләрдән калышмаган вакытта, тагын да күбрәк теләүчеләр».
Казанда инде дүрт лагерь реконструкцияләнде, калганнарында эшләр киләчәктә башкарылачак, дип өстәде шәһәр башлыгы: «Татарстан Президенты һәм хөкүмәт ярдәме белән без шәһәр читендәге барлык лагерьларны бердәм стандартка җиткерербез дип өметләнәбез».
Профильле программалар: космосны өйрәнү, тел сменалары һәм кулинар мастер-класслар
Лагерьларда балалар ял итеп кенә калмаган, шулай ук иҗат белән дә шөгыльләнгәннәр, белем алганнар. Әйтик, бу җәйдә реконструкциядән соң ачылган «Восток» лагеренда , балалар өчен космосны яулау тарихы, авиатөзелеш һәм ракета төзелеше тармаклары буенча укыту программалары да бар иде. Моннан тыш, балалар мастер-классларда катнашты, аларга кунакка «Стрижи» югары пилотажының авиация төркеме очучылары килде.
«Молодежный» лагерында җәй иҗади башланды, анда ART Lab сменасы узды. «Лагерьда бию һәм җыр белән шөгыльләнүче, рәсем сәнгате яратучы егетләр, яшь модельләр һәм яшь башлап килүче кино тәнкыйтьчеләре җыелды. Көннең күп өлешендә алар өчен театр сәнгате, кулинария һәм башка юнәлешләр буенча иҗади мастер-класслар эшләде, – дип сөйләде А.Шаронова. – Киләсе бизнес-сменада балаларны аудитор һәм гамәли дәресләр көтте. Балалар финанс белемен күтәрделәр, маркетинг, PRны өйрәнделәр».
«Юнитур» палаткалы лагеренда яңа гына башлап килүче скаутлар ял итте, алар туган якны өйрәнүчеләр белән бергә республика һәм аның башкаласы тарихын өйрәнделәр.
Дүртенче ел «Ял» үзәге лагерьларында татар теле буенча сөйләм практикасы белән сменалар уза, алар 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларны илнең төрле субъектларыннан җыялар. Алар өчен татар һәм инглиз телләре курслары үткәрелә, шулай ук эксперт мәйданчыклары эшли, анда балалар «лидерлык», «тайм-менеджмент» кебек темалар белән танышалар, команда эшенә һәм конфликтларны җиңәргә өйрәнәләр.
Барлык лагерьларда да Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар: квизлар, уеннар, милли бәйрәмнәр, мастер-класслар узды. Аерым алганда, балалар арасында милли биюләрне өйрәнү буенча кичке чаралар бик популяр булды – балалар көн саен Татарстан халыкларының йолалары һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар, татар милли костюмнарын бик теләп киеп карадылар.
Бу сезонда лагерьларда барлыгы 35 профильле программа уздырдылар, аларда 7 меңгә якын бала катнашты.
Яңалыклар: швед өстәле һәм кичәләрдән туры эфирлар
«Восток» һәм «Юнитур» ике төзекләндерелгән лагерьда бу сезонда беренче тапкыр «швед өстәле» туклану системасын гамәлгә кертелде, аны балалар да, аларның әти-әниләре дә бәяләде, дип хәбәр итте А.Шаронова. Алар үз бәяләмәләрен һәм фикерләрен социаль челтәрләрдә калдырдылар – һәр үткәрелә торган смена өчен махсус үз профиле һәм үз бите булдырылды, дип өстәде ул.
«Бигрәк тә шәһәрлеләргә лагерьларда уздырылган кичке чаралардан яки иртәнге зарядкалардан туры эфирлар ошады. Бу ата-аналарга балаларның вакыт үткәрүен реаль вакыт режимында күзәтергә мөмкинлек бирде», – дип сөйләде спикер.
«Ышаныч» үзәге белгечләре каникул вакытында балаларны психологик-педагогик озатуны беренче ел гына алып бармады. Нәкъ менә аларның сизгер җитәкчелегендә «Заречье» лагеренда 175-нче номерлы гимназия укучылары ял итте. Моннан тыш, инде өченче ел «Ял» үзәге лагерьларына Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләр килә.
Тулаем савыктыру кампаниясе гадәттән тыш хәлләрсез узды, ә балалар һәм аларның әти-әниләре җиткергән барлык кисәтүләр һәм теләкләр сәламәтләндерү кампаниясенең әзерлек планына кертеләчәк, дип нәтиҗә ясады А.Шаронова.