(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Камилә Гобәйдуллина). Казан Мэры
Илсур Метшин яңа дүрт аяклы дус алды – нибары ике ай ярым гына булган көчекне
Аяврик дип атадылар. Этне шәһәр башлыгы үзенең кече улы Радмир белән бергә
Горький исемендәге паркта узган «Тәпиеңне бир» хәйрия чарасында сайлады. Ә «Рубин»
ФК базасында Квара кушаматлы эт урнашачак – аны акциядә Казан командасының баш
тренеры Леонид Слуцкий карады. Бүген приюттан барлыгы 6 эт яңа йортлы булды.
Паркка акцияне хупларга Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе
Александр Сладковский, җырчы Эльмира Кәлимуллина, Олимпия чемпионы Марта
Мартьянова килде.
Бүген Горький исемендәге паркка йорт хайваннары өчен приюттан «Зооцентр»
төрле яшьтәге 15 эт алып килгән – 2 айдан 6-7 яшькә кадәр. Казанлылар алар
белән таныша, күңел ача һәм уйный, шулай ук ошаган дүрт аяклыны өйгә алып кайта
алган. «Бездә Казанны сукбай этләрсез шәһәр итү теләге бар. Кызганычка каршы,
безнең илдә әлегә мондый тулы тәҗрибә юк. Һәм бүгенге акция, әлбәттә, барлык
проблемаларны да хәл итмәячәк, әмма безнең дүрт аяклы дусларыбызга карата
җаваплы мөнәсәбәткә игътибар итәргә ярдәм итәчәк. Безнең алда зур эшләр тора,
шул исәптән законнарны системалаштыру буенча да. Әлегә закон камил түгел, әмма
без зоояклаучылар һәм барлык битараф булмаган казанлылар белән бергә аңа төзәтмәләр
кертергә телибез», – диде Мэр. Исегезгә төшерәбез, бу атнада хуҗасыз хайваннар
проблемасы турында зоояклаучылар, кинологлар, ветеринарлар һәм башка экспертлар
катнашында түгәрәк өстәлдә фикер
алыштылар.
Үзенең яңа хайванын Илсур Метшин Аяврик дип атарга карар кылды – «Друг
Тыманчи» совет фильмында ташланган бүрене шулай дип атаганнар. «Менә хәзер бер
ташланган дүрт аяклы дуска азрак, безнең этләр белән бергә яшәр. Миңа
әйтүләренчә, көчекне төзелештә тапканнар. Ул вагон янында шыңшып яткан –
күрәсең, ачыккан булгандыр. Бездә төзелеш тирәсендә этләр яши, әмма эшләр
тәмамланганнан соң, кызганычка каршы, еш кына аларны ташлап калдыралар», – диде
шәһәр башлыгы.
Акциядә яңа дусны «Рубин» клубының баш тренеры Леонид Слуцкий да алды.
Ул хайванның олырагын сайлады, эт «Рубин» тренировка базасында яшәячәк, анда
дүрт аяклы өчен вольер төзиячәкләр. «Безнең хәзер үз этебез булачак, аны Квара
дип атаячаклар («Рубин» уенчысы хөрмәтенә Хвичи Кварацхелия – мөх.шәр.).
Хәтта әгәр безнең иң яхшы уенчыбыз безне кайчан да булса ташлап китәргә карар
кылса да, ул барыбер калачак, бары тик бераз башка сыйфатта», – дип сөйләде ул.
Этне спортчылар чиратлап караячак, дип өстәде Л.Слуцкий.
«Рубин» ның баш тренеры һәм Мэр фестиваль мәйданчыгы буйлап үттеләр, үз
этләре өчен муенсалар сатып алдылар һәм аларга ветеринария паспортын
рәсмиләштерделәр.
Бүген Горький исемендәге паркка акцияне хупларга шулай ук җырчы Эльмира
Кәлимуллина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры
Александр Сладковский килде. Этләр алырга әлегә алар әзер түгел, әмма шундый
яхшы акция үткәрү идеясен хупладылар. Алар приюттагы этләр белән уйнадылар,
лекцияләр тыңладылар һәм «яхшылык өстәленә» азык китерделәр. «Без шундый
искиткеч акциягә ярдәм итә алуыбыз белән бәхетле. Һәм иң мөһиме, бүген кешеләр
күрсәткән ярдәм биредәге этләргә генә түгел, ә күп кенә башка питомникларда
этләргә дә бара. Мондый һава торышында биредә булуыбызга һәм шулкадәр шатлык
һәм игелек күрүебезгә шатбыз», – дип билгеләде Э.Кәлимуллина.
Ире белән дүрт аяклыларны карарга һәм алар белән уйнарга Олимпия
чемпионы Марта Мартьянова килде. «Мондый чараларның булуы яхшы. Барлык дүрт
аяклылар да үз йортларын табарлар дип ышанам. Аларның күзләренә карыйсың – һәм
шунда ук барысын да сыендырасы килә. Мин этләрне бик яратам һәм һәрвакыт үземә
хайван теләдем, ләкин миңа аны булдырырга рөхсәт итмәделәр, чөнки мин һәрвакыт
ярышларда һәм разъездларда. Киләчәктә мин барыбер үземә эт алырмын дип уйлыйм»,
– дип уртаклашты ул.
Эте Ума белән фестивальдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
Искәндәр Гыйниятуллин булды. Кайчандыр ул урамда үз этен тапкан, һәм менә 8 ай
тирәсе ул аның гаиләсендә яши. «Минем беркайчан да этләр булмады, балачактан
аллергия белән интектем, ә менә аның белән уңайлы. Ул бик акыллы, балалар һәм
оныклар аңа бик шат, безгә дә аның белән яхшы. Аңа да безнең белән дип ышанам.
Эт кешеләргә игелеклерәк һәм кешелеклерәк булырга ярдәм итә», – дип ышана ул.
Фестивальгә яңа дусты артыннан килүчеләр арасында – Казанда яшәүче Айгөл
Төхвәтуллина. Аның сүзләренә караганда, бу җаваплы адымга алар ире белән инде 2
ел килгән. Бүген кыз 4 яшьлек Афинаны алып китә. «Без монда килгәч, ул шунда ук
безнең янга вольердан йөгереп чыкты. Без аны сыйпадык һәм башка этләрне карарга
киттек, ләкин ул күңелгә кереп калды. Без аның белән йөгердек, уйнадык, һәм мин
моның минем этем булуын аңладым. Исемен мин аңа шулай калдырырмын да, ул инде
бу кушаматка җавап бирә. Эт инде шактый өлкән, ләкин бик актив һәм кешеләрне
ярата. Шунда ук без аны чиплаштырдык», – дип билгеләп үтте бәхетле эт хуҗасы.
Акциядә катнашучы барлык хайваннар тиешле прививкалар һәм тикшерүләр
узды. «Зооцентр» приюты директоры Рөстәм Нуруллин билгеләп үткәнчә, бу Казанда
мондый форматтагы икенче чара. Беренчесе июль аенда Горки-Әмәт урманында узды,
ул вакытта 12 этнең 9-ы хуҗаларын тапканнар. «Бүген бу акция белән кызыксыну
артты. Мондый чаралар нәтиҗәсендә кешеләр приютлардан хайваннарны алырга
теләрләр дип ышанам. Взяв их, вы спасаете судьбы животных, которых один раз уже
предали и лишили человеческой ласки», – уверен Р.Нуруллин.
Бүген фестивальдә казанлылар экспертлар лекцияләрен тыңлады һәм этләрне
ничек кайгыртырга, аларны ничек ашатырга һәм ничек тәрбияләргә икәнен белә
алды. Ветеринарлар, кинологлар һәм зоопсихологлар үз тәҗрибәләре белән
уртаклашты. Шулай ук эт хуҗалары өчен бушлай вакцинация мобиль пункты эшләде, ә
янәшәдә хәйрия ярминкәсе оештырылды, аның бер өлеше приютка ярдәм итәчәк.
Акцияне көз көне кабатларга планлаштыралар.