(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Ксения Швецова). Бүген Казанда «Свей»ның
соңгы озакка сузылган төзелеше тапшырылды – Четаев урамындагы 447 фатирлык
өченче йорт. Өлешчеләрне бу озак көтелгән вакыйга белән шәһәр Мэры Илсур Метшин
котлады. «Ниһаять, без республика һәм федераль хөкүмәт ярдәме белән үз
йөкләмәләребезне үти алган көн җитте, сез хәзер яңа бинага күчендегез», – диде
шәһәр башлыгы. Ул шулай ук өлешчеләр белән микрорайонның социаль
инфраструктурасын үстерү планнары белән уртаклашты.
Өлешчеләр өчен Гәрәев урамында компенсация йорты
төзиячәкләр
Четаев урамындагы «Свей» фирмасы» ҖЧҖнең 2012 елда башланган йорты 2015
елда шәһәр төзелеше нормаларын бозу аркасында туктатылды. Үз вакытында йорт
салучы 3 секцияле 9 катлы йорт төзүгә рөхсәт алган, әмма монда фатирлар 9
секцияле 18 катлы торак йорт өчен сатылган. Йорт каркасын төзү процессында
төзелешне туктатканнар. Нормаларны бозып төзелгән катларны сүтәргә туры килде,
ә рөхсәт ителә торган катны билгеләү өчен инсоляция буенча исәпләүләр
уздырдылар. Нәтиҗәдә техник-икътисадый күрсәткечләре булган эскиз проекты
эшләнде. Хәзер йортның өч подъезды 18 катлы, калганнары – 3-тән 15-кә кадәр.
Йортта яшәүчеләр өчен шулай ук 198 урынлы парковка төзелгән.
«Бриз» төзелеш компаниясе йортны салып бетерде. Бүген тантаналы шартларда
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов өлешле
төзелештә катнашучы гражданнар хокукларын яклау буенча ТР Фонды Башкарма
директоры Иван Новиковка эксплуатациягә кертүгә рөхсәт тапшырды.
«Бүгенге көндә 447 фатирның 360 кешенеке, 87-се буш, – дип сөйләде шәһәр
башлыгына Иван Новиков. – Әлеге күп фатирлы йортта өлешчеләр саны 500-ләп кеше».
«Свей» шәһәр төзелеше нормаларын бозган фатирлар милекчеләре өчен Рауис
Гәрәев урамында компенсация йорты төзеләчәк, дип хәбәр итте И.Новиков. Бу
йорттагы фатирларны якынча 140 алданган өлешче алачак.
Мэр компенсация йорты төзелеше ничек тиз старт алачагы белән кызыксынды.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов аңлатканча,
хәзер территорияне планлаштыру проекты әзерләнә. Өлешчеләргә ярдәм итү фонды
документларын килештерү белән эшне быел тәмамларга планлаштыра, ә киләсе елда –
йортны торгызуга керешергә. «Ак таш» төзелеш компаниясе подрядчы булачак.
Өлешчеләр: «Безне бу бәладә калдырмаска сүз бирдегез,
сүзегездә тордыгыз»
Өлешче Ирина Кулакова фатирны 2013 елда сатып алган. «Миңа 2014 елның
декабрь аена тугыз катлы йорт төзергә вәгъдә иттеләр, ә аннары 18 кат булачагын
әйттеләр. Без инде ул вакытта ук проблемалар барлыкка килгәнен аңладык, моның
төзелеш срокларын озакка сузачагы ачык иде, – дип искә төшерә ул. – 2015 елда
без инде барысы да яхшы тәмамланыр дип өметләнмәдек. Бүген безнең өчен бәйрәм,
иртәдән без бер-беребезне котлыйбыз».
«2015 елда ук биредә очрашуыбызны яхшы хәтерлим, – дип мөрәҗәгать итте
шәһәр башлыгы йортны карап чыкканнан соң булачак яңа йортка күчүчеләргә. – Ул
чакта без бу проблеманы ничек хәл итәргә дип күз алдына да китермәдек, безгә
бик зур йөк төште. Без бу озакка сузылган төзелешне оештырмадык, ләкин безгә
җавап бирергә туры килде. Һәм без сезнең белән бу юлны узуыбызга шат,
сабырлыгыгыз өчен рәхмәт».
Үз чиратында өлешчеләр башкарган эшләре өчен Илсур Метшинга һәм Азат
Нигъмәтҗановка рәхмәт белдерделәр. «Сез бирегә беренче тапкыр килгәч, мин
сорадым – сез безне бәладә калдырасызмы әллә юкмы? Сез юк дип җавап бирдегез.
Һәм бүген без чыннан да сезнең сүзегездә торуыгызга шатланабыз, – дип
мөрәҗәгать итте Мэрга өлешче Виктор Кульневский. – Һәм без Азат Нигъмәтҗановка
бик рәхмәтле – ул безнең белән бу юлны башлады, даими очрашулар уздырды, барысын
да аңлатты».
Бүген Россиядә яңа проблемалы объектлар барлыкка килүне булдырмый
калырга тиешле эскроу-счетлар системасы булдырылды, дип искәртте Мэр. «Шушы
еллар эчендә федераль законнар үзгәрде. Ил Президентына, Россия Хөкүмәтенә һәм
республика җитәкчелегенә рәхмәт, алар ярдәмендә без бу проблема белән бүтән
беркайчан да очрашмаска өметләнәбез. Ләкин аны оештырганчы, безгә җитди эшләргә
туры килде. Һәм юкка түгел – без нәтиҗәләр күрәбез», – дип өстәде И.Метшин.
Мэр мәктәпне урнаштыру мөмкинлеге белән территорияне
планлаштыру проектын эшләүне йөкләде
«Свей» территорияне үзләштереп, микрорайонда 2136 фатирлык берничә
күпкатлы йорт төзеде, дип искәртте Азат Нигъмәтҗанов. «Мондый күләмдә йортларда
бер генә социаль объект та каралмаган», – дип игътибар итте ул.
Өй артында КНИТУ-КАИ милкендә булган буш җир кишәрлеге урнашкан. Шәһәр
Мэры якын арада әлеге участокта заманча мәктәпне урнаштыру мөмкинлеге белән
территорияне планлаштыру проектын эшләүгә керешергә кушты.
«Бу минем карар: без җирле халыкның үз мәктәбе булуын телибез, – диде
Мэр өлешчеләргә. –»Демография» илкүләм проекты буенча без бүген Казанда
мәктәпләр генә түгел, ә барлык кирәкле бассейннар, спорт заллары белән белем
сарайлары төзибез. Без яшәү урыны буенча инфраструктура булдырачакбыз».
Өлешчеләр Мэрга бу карар өчен рәхмәт әйттеләр. «Балаларыбыз, оныкларыбыз
бар, кая укырга барачаклары турында борчыла башладык инде», – диде Ирина
Кулакова.
Исегезгә төшерәбез, алданган өлешчеләрнең икенче дулкыны 2015 ел
ахырында башланды. Ул вакытта ТР буенча проблемалы объектларның бердәм
реестрында 30 йорт исәпләнгән. Бүгенге көндә шуларның 29-ын (Четаев урамындагы
өченче йортны исәпкә алып), соңгыларынн – «Свей»
компанияләр төркеменең Чистай урамындагы 6-нчы номерлы йорты һәм Чыңгыз Айтматов урамындагы «Молодежный»
торак комплексының 5-нче
номерлы йорты, Академик
Губкин урамындагы «МЧС» торак комплексының 3-нче номерлы йорты файдалануга тапшырылды. Тиздән «МЧС» торак
комплексының дүртенче йорты – алданган өлешчеләрнең икенче дулкынының соңгы
проблемалы объекты эксплуатациягә керергә әзерләнә.