(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы
август, Алинә Бережная). Бүген Казанның Совет районы «Унбер» яңа лицеенда
август педконференциясендә мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Дәүләт, шәһәр,
тармак бүләкләрен Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан
Мэры Илсур Метшин тапшырды.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Казанның
Совет районы 48-нче номерлы балалар бакчасы мөдире Дилә Бакировага, Идел буе
районының 83-нче номерлы лицее директоры Диләрә Бикуевага, Идел буе районының
78-нче номерлы «Фарватер» лицее директоры Әлфия Урманчеевага «Татарстан
Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.
Белем бирү һәм балаларны тәрбияләү өлкәсендәге зур казанышлары, күпьеллык
намуслы хезмәтләре өчен «Россия Федерациясенең тәрбия һәм агарту хезмәткәре»
күкрәк билгесе белән Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча мәгариф
бүлеге башлыгы Галина Латышева бүләкләнде.
Мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен
Казан Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең беренче категорияле эксперты Рәйхана
Баһавиева «Мактаулы остаз» аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде.
Иң яхшы Казан педагогларына һәм коллективларына бүләкләрне Илсур Метшин
тапшырды. Күпьеллык намуслы хезмәте, мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм үсеп
килүче буынны лаеклы тәрбияләүгә керткән зур өлеше өчен Совет районының 140-нчы
номерлы мәктәбе директоры Венидикт Красильников Казанның Мактау грамотасы белән
бүләкләнде.
Казан Мэрының Рәхмәт хаты белән Идел буе районының Җәүдәт Фәйзи исемендәге балалар музыка мәктәбе укытучысы
Анджела Айдимирова, Совет районының П.А.Полушкин исемендәге 101-нче номерлы
мәктәбенең география укытучысы Алсу Апакова, Мәскәү районының 126-нчы номерлы
балалар бакчасы мөдире Мәдинә Әхмәдиева, Яңа Савин районының 43-нче номерлы
мәктәбе директоры урынбасары Лилия Баһавиева, Авиатөзелеш районының 123-нче
номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Тамара Вахитова, Яңа Савин районының 11-нче
номерлы балалар музыка мәктәбе укытучысы Ольга Дәүләтшина, Идел буе районының
342-нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Данилова, Яңа Савин
районының 143-нче номерлы мәктәбе директоры Светлана Евдокимова, Совет
районының 68-нче номерлы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Ания Мәүледова,
Авиатөзелеш районының 33-нче номерлы гимназиясенең Туган тел һәм әдәбият
укытучысы Нәсимә Мусаяпова, Вахитов районының 136-нчы номерлы балалар
бакчасының өлкән тәрбиячесе Илсөя Мусина, Киров районының 81-нче номерлы
мәктәбе директоры Ирина Тарасова, Совет районының 261-нче номерлы балалар
бакчасы педагог-психологы Светлана Терещенко, Киров районының 13-нче номерлы
балалар музыка мәктәбе укытучысы Эльвира Төхвәтуллина, Мәскәү районының 291-нче
номерлы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Дарья Чудаева бүләкләнде.
Мәскәү районының 99-нчы номерлы мәктәбе директоры Ольга Лукина, Авиатөзелеш
районының 141-нче номерлы балалар бакчасы мөдире Резедә Фәсхетдинова Казан
Мэрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шулай ук тантанада иң яхшы уку йортларын билгеләп үттеләр. Шулай итеп,
экологик тәрбияне гамәлгә ашыручы иң яхшы мәгариф учреждениесе смотр-конкурсы
нәтиҗәләре буенча, Яңа Савин районының 146-нчы номерлы «Ресурс» лицее
гран-прига ия булды. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре арасында «Уен мәйданчыгы
– сәламәтләндерү, тәрбия, үсеш территориясе» конкурсында иң яхшылар булып Совет
районының 135-нче номерлы балалар бакчасы һәм Мәскәү районының 174-нче балалар
бакчасы танылды.
Фоторепортаж