(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы
август, Камилә Гобәйдуллина). Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР Мәгариф һәм фән
министры Илсур Һадиуллин бүген Совет районының «Арт Сити» торак комплексында
11-нче номерлы «Унбер» күппрофильле
лицеенда булды, анда шәһәр мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды.
Шәһәр башлыгы педсовет башланыр алдыннан 1,5 мең балага исәпләнгән уку йортының
мөмкинлекләре белән танышты, ул үз ишекләрен 1-нче сентябрь көнне ачачак.
«Унбер» күппрофильле лицей директоры Алмаз Хәмидуллин Казан Мэрына уку
йортында укучылар халыкара дәрәҗәдәге сыйфатлы белем ала алачак, дип сөйләде.
Игътибар балаларны һәрьяклап үстерүгә биреләчәк. Лицей алты көнлек уку
атнасында 4 юнәлеш –математик, лингвистик, химик-биологик һәм гуманитар
юнәлешләр буенча бер сменада эшләячәк.
Лицейның үзенчәлеге – үз эшләнмәсе – мобиль кушымта булачак. Ул укучыларга
өстәмә мәгълүмат алырга, ә укытучыларга һәм ата-аналарга оператив рәвештә
аралашырга ярдәм итәчәк. «Бу кушымтада кирәкле бөтен нәрсә: бәя, җәдвәл, өй
эшләре булачак. Без чаралар анонслары турында сөйләячәкбез. Хәтта ашханә
менюсын карарга һәм үз фикерләреңне калдырырга мөмкин булачак. Һәм иң уңайлы
функцияләрнең берсе – документлар әйләнеше. Ата-аналар кирәкле белешмәләрне
җиңел һәм гади ала алачак», – диде А.Хәмидуллин.
Шәһәр Мэрын педагогик состав белән дә таныштырдылар. Кайбер укытучылар
башка шәһәрләрдән, гаиләләре белән бергә, бу мәктәптә эшләү өчен Казанга
күченгән. Шундый укытучыларның берсе – математика дәресләрен алып баручы
Ибраһим Ибатуллин. Ул Татарстан башкаласына Казахстаннан килгән. «Казан минем
өчен һөнәри үсеш һәм мөмкинлекләр бирә торган иң оптималь вариант булды. Монда
миңа олимпия резервын ышанып тапшырдылар. Бу темага да укытучылар өчен
семинарларны шәһәр дәрәҗәсендә үткәрергә планлаштырам», – дип уртаклашты
укытучы. Дәресләрдән тыш Ибраһим Ибатуллин 2-нче сыйныфтан 8-нче сыйныфка кадәр
укучылар өчен математика түгәрәге алып барачак һәм балаларны олимпиадаларга
әзерләячәк.
Санкт-Петербургтан яңа мәктәптә укытырга рус теле һәм әдәбияты укытучысы
Елена Коновалова килгән. Хатын-кыз билгеләп үткәнчә, аны уку йорты алып барган
идея җәлеп иткән, һәм ул Татарстан башкаласында һөнәри үсешкә исәп тота.
Лицейның укытучылар составында тагын бер горурлыгы – технология укытучысы
Ләйлә Торговкина. Ул 26 ел педагогик стаж һәм күп санлы бүләкләр иясе. Ел
дәвамында укытучы 21 призер һәм бөтенроссия олимпиадаларында җиңүче әзерләгән,
алар арасында 4 – абсолют җиңүче. Хәзер педагог Казанның яңа мәктәбендә
олимпиадачылар әзерләячәк.
Уку йорты директоры сүзләренә караганда, лицейда рус балаларын татар
телендә сөйләшү күнекмәләренә өйрәтү өчен «Сәлам!» укыту-методик комплексын
булдыру өстендә эшләүче татар теле укытучыларының яшь һәм амбициоз командасын
җыйганнар. Укытучы, яңа дәреслекләр авторларының берсе Рашат Якупов сөйләвенчә,
«Сәлам!» дәреслекләрендә грамматика юк диярлек, ә төп басым коммуникатив
күнекмәләрне үстерүгә ясала. Балалар ситуатив диалоглар аша татар телендә
аралашуга өйрәнәчәк. Моннан тыш, күп кенә мәктәп укучылары милли уеннар һәм
җырлар ярдәмендә өйрәнәчәк.
«Бу безнең хыял иде – иң яхшы кадрларны җыю, әмма без безнең белән шундый
дәрәҗәдәге белгечләр эшләячәк дип уйламаган да идек. Моның өчен озак һәм
тырышып эшләргә кирәк иде. Безнең мәктәп директоры Алмаз Нуретдинович та
кызыклы кеше. Без аны Түбән Камада ук күрдек. Ул «Пеликан»ны алгач, без аңа яңа
мәктәп директоры булырга тәкъдим иттек, тик ул чагында ул баш тартты. Ул хәзер
Олимпиадага әзерләнүче һәм чыгарылыш
укучыларын калдыра алмавы турында әйтте. Бу бик гыйбрәтле булды, бу мине
гаҗәпләндерде. Һәм менә, 2 елдан соң, ул үзенең барлык тәрбияләнүчеләрен чыгарды,
һәм без бу мәсьәләгә кайттык», – дип сөйләде Казан Мэры.
И.Метшин шулай ук ашханәдә булды. 530 урынга исәпләнгән төшке аш залында өч
тапкыр сменалы туклану оештырылачак. Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану
департаменты директоры Рима Мөхәммәтшина билгеләп үткәнчә, бу шәһәрдә иң зур
мәктәп ашханәсе. Аннары И.Метшин укучыларның спорт-сәламәтләндерү дәресләре
өчен исәпләнгән бассейнны карады. «Безнең планнарда, укучылар монда иртәнге 8
сәгатьтә үк килеп, йөзә башласыннар, барлык юллар да мәшгуль булсын», – дип
билгеләп үтте А.Хәмидуллин.
Шулай ук И.Метшинга «Иммерсив мәктәп» проекты турында сөйләделәр, аның
кысаларында балалар виртуаль чынбарлык күзлекләре ярдәмендә куркыныч
ситуацияләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәнә алачак. Мәсәлән, мондый виртуаль
дәрестә укучылар мәктәптә янгын чыккан очракта нишләргә, үзең белән нәрсә
алырга, нинди гамәлләр кылырга кирәклеген ачык аңлаячак. «Бу яхшы идея, шулай
күп нәрсәне кабул итү һәм истә калдыру җиңелрәк булыр дип уйлыйм. Бер тапкыр
дәрескә барасың да озак елларга кичектергесез хәлләрдә ничек эш итәргә
кирәклеген истә калдырасың. Әгәр янгын килеп чыкса, балалар үзләрен ничек
тотарга һәм башка кешеләргә ничек ярдәм итәргә икәнен беләчәк», – дип шәрехләде
Мэр.
Фоторепортаж