(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы
август, Алинә Бережная). Казанның Мәскәү районында, «Ярдэм» мәчете янында
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен спорт комплексы төзелеше
тәмамланды. Шәһәр Мэры Илсур Метшин сүзләренчә, яңа объект аларга яшьтәшләре
белән беррәттән спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. «Сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар үзләрен үз проблемалары белән ялгыз хис итмәсен
өчен барысын да эшләргә кирәк, алар да, яшьтәшләре кебек үк, укый, ял итә,
спорт белән шөгыльләнә алсын өчен», – дип ассызыклады
ул бүген «Арт Сити» торак комплексында урнашкан «Унбер» яңа лицееның август
педагогик конференциясендә.
Хәзер яңа спорт учреждениесен махсус җиһазлар белән тәэмин итәләр. «Аны
әзерләү вакыт таләп итә», – дип билгеләде Илсур Метшин.
Шулай ук шәһәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тагын бер
спорт комплексы төзеләчәк. Ул 78-нче номерлы лицейдан ерак түгел Идел буе
районында урнашачак.
Шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов Казанда 9
коррекцион мәктәптән тыш, инклюзия режимында 38 база мәктәбе һәм 26 балалар
бакчасы эшләвен хәбәр итте. Моннан тыш, дәвалау педагогикасы үзәге, «Ресурс»
психолог-педагогика үзәге һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә консультация пунктлары
эшләп килә. «Казанда махсус шартлар тудырылган балалар саны елдан-ел арта бара,
яңа балалар бакчаларында төрле диагнозлы балалар төркемнәре каралган», – дип
сөйләде Ирек Ризванов. Ул искәрткәнчә, аерым ихтыяҗлары булган балалар гаилә
сайлавы буенча теләсә кайсы мәгариф оешмасында белем ала ала. «Безнең бурыч –
ата-аналарның, педагогларның, психологларның, логопедларның, мәгариф
учреждениесе администрациясенең үзара хезмәттәшлеген дөрес оештырып, барлык
шартларны да тудыру», – дип билгеләп үтте Казанның Мәгариф идарәсе башлыгы.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яшьтәшләре белән аралашу –
акыл сәләтләрен үстерүнең һәм җайлаштыруның иң яхшы ысулы, дип билгеләп үтә
белгечләр. Киләсе уку елында шәһәрнең балалар бакчаларында үсеш үзенчәлекләре
булган 942 бала өчен 32 өстәмә төркем ачылачак. Мәктәпләрдә беренче тапкыр
психик үсеш тоткарлыклары (189-нчы һәм
115-нче номерлы мәктәпләр, 26-нчы номерлы гимназия), аутистик спектр
тайпылышлары (86-нчы номерлы мәктәп, 29-нчы номерлыпрогимназия), Даун синдромы
(32-нче номерлы мәктәп) булган балалар өчен аерым сыйныфлар эшли башлый.
Моннан тыш, агымдагы ел ахырына кадәр 49-нчы номерлы мәктәп базасында
барлык якындагы мәктәпләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен
остаханәләр булган иҗади ял итү һәм укыту үзәге булдырылачак. Бер мизгел эчендә
яңа корпус 60 кешене сыйдыра алачак, ә атна дәвамында 800 кеше йөри алачак.
Яңартылган корпуста балта остасы, слесарь, столяр эше, робототехника һәм чүлмәк
һөнәре белән шөгыльләнәчәкләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, робототехника
һәм чүлмәк һөнәре эше аутистик спектр тайпылышларыннан интегүче балалар өчен
аеруча мөһим, чөнки вак моториканы үстерү исәбенә алар үзләренең
психоэмоциональ халәтләрен яхшырта.
«Инклюзив белем бирү – барлык балалар өчен дә тәрбияви юнәлеш ул –
толерант, ярдәмчел, сыйныфташларына карата игелекле булу», – дип нәтиҗә ясады
шәһәр башлыгы.