(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август, Камилә Гобәйдуллина). Республика һәм
шәһәр көнендә Казанда Казансу яры буеның төзекләндерелгән ике участогы
ачылачак. «Яр буен төзекләндерү – Казансу елгасының яр буе территорияләрен
үстерү стратегиясе кысаларында зур эшнең бер өлеше ул, моның өчен безгә еллар
кирәк булачак. Бүгенге көндә бик зур эш күләме планлаштырылган, әмма безнең
хөкүмәттәге хезмәттәшләребез белән төгәл план бар. Без бу эшне системалы
рәвештә алып барырга җыенабыз. Яңа уку елына бездә Киров дамбасыннан алып Ленин
дамбасына кадәр яңа километрлы кисемтә һәм Миллениум янында бер өлеш ачыла,
анда «Урам» паркы эшли», – дип хәбәр итте Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр
Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында.
Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе
Роберт Гарипов билгеләп үткәнчә, яр буеның яңа километры су буйлап җәяүлеләр
зонасын озайтачак. Территориядә ял итү урыннары булган яшел амфитеатр,
эскәмияләр һәм ятаклар барлыкка киләчәк, агачлар, куаклар һәм чәчәкләр
утыртылачак.
Моннан тыш, 30-нчы августта Казансу яр буеның ТР Милли
китапханәсе бинасыннан Миллениум күперенә кадәр участогы ачылачак. Территориядә
футбол кырлары, пляж волейболы өчен комлы мәйданчык, шулай ук петанк уены өчен мәйданчык
барлыкка киләчәк. Моннан тыш, яр буен шәһәрнең шәһәр төзелеше үзәкләрен
символлаштыручы «Елга капкалары» инсталляциясе бизәячәк. Биш капканы яр буеның
яңа участогының бөтен кисемтәсендә урнаштырачаклар. Инсталляция аудиодорожка
һәм яктырту белән җиһазландырылган ике стелладан гыйбарәт. Ул «Живой город»
заманча сәнгатькә ярдәм фонды һәм ТР Милли китапханәсе белән берлектә
оештырылачак.
«Шулай ук шәһәр һәм елганы тоташтыручы Подлужный
урамыннан дүрт яңа юл ачылачак. Төзекләндерү проекты өстендә Orchestra Design
архитектура бюросы эшли, эшләр Казансу елгасының яр буе территорияләрен үстерү
стратегиясе кысаларында алып барыла», – дип өстәде Р.Гарипов.
И.Метшин сүзләренчә, Казансу ярының чираттагы
участокларын проектлау дәвам итә, бу елга ярларында беренче шәһәр паркын
төзергә мөмкинлек бирәчәк. «Бу амбициоз проект, масштаблары буенча Зур Казан
боҗрасы һәм Вознесение тракты кебек үк. Әмма бу экология, төзекләндерү һәм
шәһәр мохитене сыйфатын яңа дәрәҗәгә чыгару өчен генә түгел, ә халыкны
савыктыру максатыннан да эшләнә. Казан өчен уңайлы җәяүле һәм велосипед
ярларының булуы – көн саен спорт белән шөгыльләнү һәм актив яшәү рәвеше алып
бару мөмкинлеге ул. Без беренче тапкыр төзекләндерү сыйфатын яхшырту гына
түгел, халыкны сәламәтләндерү бурычын да куябыз», – дип йомгаклады Мэр.