(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август, Камилә Гобәйдуллина). Республика һәм
шәһәр көнендә җәмәгать тәртибен саклау һәм янгын куркынычсызлыгын Росгвардиянең
1400 полиция хезмәткәре һәм хәрби хезмәткәрләре тәэмин итәчәк. Шулай ук шәхси
сак оешмаларын һәм муниципаль хезмәткәрләрне җәлеп итәчәкләр. Бүген Казан Мэры
Илсур Метшин Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә билгеләп үткәнчә, Шәһәр
көне быел иң массакүләм чараларның берсе булачак. Бәйрәмгә 100 меңнән артык
шәһәрле килер дип көтелә.
«30-нчы августта төнгә кадәр дистәләгән мәйданчык
эшләячәк. Оештыручыларны, җитәкчеләрне куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә җаваплы
карауларын сорыйм. улланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә
күзәтчелек федераль хезмәте тәкъдим иткән күрсәтмәләрне һәм куркынычсызлык
таләпләрен үтәүгә аерым игътибар итәсем килә», – дип ассызыклады ул.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе
башлыгы урынбасары Евгений Прытков сүзләренчә, Казан полиция гарнизонының
бәйрәм чаралары вакытында хокук тәртибен тәэмин итүгә әзерлеге планлы рәвештә
уза. Бу көннәрдә һәр мәйданчыкка полиция һәм идарә бүлекләре җитәкчеләренең
берсе беркетеләчәк. Тантаналар башланганчы саперлар һәм кинологлар чаралар
уздыру урыннарын һәм аларга якын территорияләрне тикшерәчәкләр. Моннан тыш,
металл детекторлар белән җиһазландырылган контроль-үткәрү пунктлары
урнаштырачаклар.
Юл хәрәкәте иминлеген һәм автотранспорт парковкасын
контрольдә тотуны ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре башкарачак. Гражданнар күпләп
җыела торган урыннарда полиция нарядлары составын арттыру, тикшерү-оператив
төркемнәренең дежур частьларында көчәйтү, оператив хәлнең катлаулануы очрагына
резерв булдыру каралган. «Кәҗә бистәсе», «Кремль» һәм «Габдулла Тукай» метро
станцияләрендә куркынычсызлыкны көчәйтү өчен өстәмә постлар кую планлаштырыла»,
– дип хәбәр итте спикер. Моннан тыш, бәйрәм мәйданчыкларында махсус инженер
корылмалары һәм авыр автотранспорт эшләячәк.
Е.Прытков оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр, шул
исәптән сәүдә-күңел ачу, спорт комплекслары, мәдәният объектлары, сәламәтлек
саклау, базарлар һәм башка сәүдә нокталары, транспорт инфраструктурасы
объектлары, торак һәм идарәче компанияләр җитәкчеләрен куркынычсызлыкны тәэмин
итү чараларын күрергә чакырды. Аның сүзләренә караганда, үз куркынычсызлык
хезмәтләре һәм шәхси сак оешмалары көче белән террорчылыкка каршы саклану
чараларын көчәйтергә, персоналга инструктаж үткәрергә кирәк.
«Чараларны оештыручылардан хокук тәртибен тәэмин итү
чараларын әзерләүгә һәм үткәрүгә җаваплы карауларын, күчмә киртәләр ярдәмендә
территория периметрын коймауларын, КПП-чатырлар, металл детекторлар
урнаштырырга, үткәрү режимын оештыру һәм тикшерү өчен өстәлләр куярга, шулай ук
ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиологик рекомендацияләрен һәм
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль
хезмәте таләпләрен үтәүләрен сорыйм», – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр
министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары.